Песиләр нинди дә, этләр нинди?
Бу – кызыклы .
Песиләр
Песиләр көннең күп өлешен йоклап үткәрәләр.
Песи бүлмә уртасында йоклый икән, димәк, ул сезгә ышана.
Бу хайваннар хуҗаларга мәхәббәтләрен мырлап белдерәләр, бер уңайдан үзләрен дә дәвалыйлар.
Песиләр тирләмиләр, тәпиләрендәге мендәрчекләр аша гына бераз тирләргә мөмкиннәр.
Алар биеклектән курыкмыйлар.
Бик күп авазлар чыгарырга сәләтлеләр һәм аларны кабатламыйлар.
Койрыгы ярдәмендә ул үзенең кәефе нинди булганын белдерә.
Алар сезнең тавышны ишетәләр, ләкин күп очракта инкарь итәләр.
Песи сезнең корсак өлешен таптаса, ул сезне ярата, дигән сүз.
Песиләр белән юлбарыслар геннарының 95 проценты – уртак.
Песиләр үз буйларыннан 6 тапкырга озынрак биеклеккә сикерергә сәләтле.
Этләр
Этләр караңгыда яхшы күрәләр.
Борыннары юеш булу аркасында, алар теләсә кайсы иснең юнәлешен тоя алалар.
Песиләрдән аермалы буларак, алар бик көнчел.
Барлык этләр өчен дә шоколад зыянлы.
Аларны командаларга гына түгел, мәсьәлә чишәргә дә өйрәтергә мөмкин.
Барлык этләр дә кешенең кәефен һәм халәтен сизәләр.
Кечкенә көчекләр, балалар кебек, качышлы уйнарга яраталар.
Этләр кешене бик яхшы аңлыйлар, алар 250гә кадәр сүз һәм ишарәне аңларга сәләтлеләр.
Алар төш тә күрәләр.
Кечкенә этләр зурракларыннан озаграк яшиләр.
Бу хайваннар ялгызлыкны кичерә алмыйлар.
Этне озак сыйпап торып, кан басымын бик җиңел төшерергә мөмкин.
Кечкенә көчекләр хуҗага мәхәббәтләрен ялап белдерәләр.
Этнең борынындагы эз – уникаль.
Этләр дөньяны үзләренең көчле борыннары аша күрәләр. Аларның борыннарында 100-300 миллион ис тою рецепторы бар. Кешеләрдә алар – 6 миллион. Этләр үз борыннарын әйләнә-тирәне танып-белү өчен кулланалар. Иснәп, алар башка этләрнең җенесен, кәефен, сәламәтлек дәрәҗәсен билгели алалар.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев