САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Парадта бакча яшендәге балалар да катнашты

Парад, әлбәттә, һәр елны бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше була.

Ул быел да бәйрәмнең матур мизгелләреннән берсе булды. Тигез сафлар булып, ветераннар алдыннан иң элек булачак ил сакчылары – районда гына түгел, республика, Россия күләмендә дә дан тоткан Сарман аграр көллияте студентлары атлады. Яшьармиячеләр, Әфганстан, Чечня кебек “кайнар нокта”ларда хезмәт иткән ветераннар үтте. Бүгенге көндә аларның сафын махсус операциядә хезмәт итүче егетләребез тулыландыра. Аларны ышанычлы адымнар белән башка гаскәрләрдә хезмәт иткән ветераннар алыштырды. Армия хезмәтен ил чикләрендә үткән ир-егетләребез быел сарманлыларга матур бүләк ясадылар: парадта алар янәшәсеннән чик сакчысы формаларына киенгән бакча яшендәге һәм кече сыйныф балалары да атлады. Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровский Завод урта мәктәбе укучылары да аңа ныклы әзерлек белән чыкканнар. Анда быел беренче тапкыр «Алдынгылар Хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте район бүлекчәсе әгъзалары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев