Ноябрьдә сарманлылар өстәмә ял итәчәкләр
2022 елның ноябрь аенда безне өч көн эшләми торган бәйрәм яллары көтә.
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелсә, 6 ноябрь календарьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак билгеле. Аны кабул итүгә быел 30 ел тула.
3 ноябрьдә исә, бәйрәм алды буларак, безне бер сәгатькә кыскарак эш көне көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев