САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ничек дөрес итеп мунча керергә?

.

Организм өчен иң кулай вакыт – иртәнге якта мунча керү;

Ач карынга мунча кермиләр, 1-2 сәгать алданрак җиңелчә капкалап алырга кирәк;

Мунчада исерткеч эчемлекләр кулланырга ярамый;

Мунча миченең кызган ташларына сыра яки эфир майлары сибәргә кирәкми;

Мунча кергәндә чәчне чылатырга ярамый, киездән эшләнгән башлык кияргә яки сөлге урарга була, колакларны да капларга киңәш ителә;

Мунча ләүкәсендә парланып, себерке белән чабыну өчен мичтәге ташларга җылы су салып, һава температурасын 60-90 градуска җиткерәләр;

Мунчаны ял итә-итә, 2-3 сәгать керергә була;

Күп дигәндә 3 тапкыр чабыну җитә. Чабынган саен кимендә 15 минут суынырга һәм бер стакан (күбрәк түгел) газсыз минераль су яки гадәти су эчәргә кирәк;

Балаларны 2 яшьтән соң гына мунчага алып барырга була, анда да 15 минуттан озаграк юындырмаска;

Йөкле хатын-кызларга, кечкенә балаларга эссе ләүкәдә утырырга киңәш ителми, ә өлкән яшьтәге кешеләрнең 10 минуттан да артык парланмавы хәерле;

Мунчада тирләү тәнне һәм бөтен организмны чистарта, йөрәк-кан тамырлары, үпкәләрне чыныктыра;

Мунчада тән температурасы берара 38-39 градуска кадәр күтәрелеп ала. Мондый температурада күп кенә бактерияләр һәлак була, шул рәвешле иммунитет та ныгый;

Атнага 2 тапкырдан да күбрәк мунча керергә кирәкми, чөнки организм, тирләп, су белән бергә кирәкле бик күп минераль матдәләрне дә югалта;

Сырхаулап торганда, тән температурасы бераз гына күтәрелгән булса да, мунча керергә ярамый. Терелгәч тә әле 10 көннән соң гына мунчага барырга мөмкин;

Халыкта төнге сәгать 12дән соң мунча кермиләр, дигән ышану яши. Мунча иясе белән куркыталар. Чынлыкта организм төнлә ял итәргә, йокларга әзерләнә, бу вакытта аңа инде эссе мунча кирәк түгел. Шулай да халык әйтсә, хак әйтә: «Юньле кеше төнлә йөрми», дигән әйтемне дә искә төшерергә кирәктер;

Мунча белән саунаның аермасы: мунчадан аермалы буларак, саунада һава коры була, шуңа аны организм җиңелрәк кичерә. Мәсәлән, балалар, хатын-кызлар, сырхаулап торган кешеләргә сауна күбрәк туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев