Нәрсә бүләк итим сиңа?
Бүләккә берәр кибеттән я салоннан сертификат бирсәң, хәзер иң кулае шулдыр, мөгаен.
Бүләгең ошармы-ошамасмы, дип борчыласы да юк. Аның үзенчәлеге шунда ки, сертификат иясе теләгән нәрсәне үзе сайлый алачак.
Бүләккә сертификат – ул сату алымы да. Ул акчага тиңләштерелә. Әмма аны кулланган вакытта сатып алучылар төрле каршылыклар белән дә очрашалар. Кайбер сәүдә компанияләре, сертификат бәясенең кулланылмый калган өлеше гамәлдән чыгарыла, диләр. Бу, хактан да, шулаймы? Әлеге сорау белән без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать иттек.
Бүләк сертификат өчен түләнгән акча алыначак товар яки хезмәт өчен аванс санала. Димәк, анда булган суммага һәркем үзенә кирәкле товарны я хезмәтне алырга хокуклы. Тик кайбер сәүдә компанияләре, сертификатның кулланылмаган өлеше “яна”, дияргә яраталар. Мәсәлән, кемгәдер 2000 сумлык сертификат бүләк иттеләр, ди. Ул аның 1500 сумына үзенә кирәкле товарны ала. Ә калган 500 сумы сертификатта кала. Кибет хезмәткәрләре калган сумманы кайтарырга яки башка вакытта товар алу хокукы калдырырга тиешләр. Чөнки бу – аванс, кулланучыга үз акчаларын кире кайтарып бирергә бурычлылар. Сертификатка алынган сыйфатсыз товарны кибеткә кире тапшыру хокукы да саклана. Кулланучы товар өчен акчаны кайтарып бирүләрен дә, я башка төрле товарга алмаштыруны да таләп итә ала. Гәрчә кайбер сәүдә нокталарында моны инкарь итсәләр дә. Бу – законлы түгел. Россия Федерациясенең “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законы нигезендә, сатып алучы кире тапшыру я башка товарга алмаштыруны үзе сайларга хокуклы.
Әгәр инде бүләк сертификатка алынган сыйфатлы товар формасы, габариты, фасоны, төсе, размеры һәм комплектациясе белән туры килми икән, сатып алучы, сатып алу көнен исәпкә алмыйча, 14 көн эчендә аны башка төрлесенә алмаштырып алырга хокуклы. Әгәр мөрәҗәгать иткән көнгә андый товар булмаса, кулланучы акчалата кайтарып ала ала.
Әмма кайбер сертификатларның гамәлдә булу срогы бар. Бу очракта кибет хезмәткәрләре сертификатны кабул итүдән баш тарта алалар. Шул ук вакытта сертификат акчасын үзләрендә дә калдыра алмыйлар. Бу – нигезсез баю, дип атала. 3 ел эчендә судка мөрәҗәгать итеп, сертификат акчаларын кире кайтарып алырга мөмкин, әлбәттә. Әгәр сезгә сатучы сертификат акчаларын кайтарып бирүдә каршылык күрсәтә икән, курыкмыйча, претензия хаты язарга мөмкин, нәтиҗәсе булмаса, судка гариза язарга туры киләчәк, - диде үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев