САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Матур», дип кенә карамагыз

Бөтен гөлләр дә өйдә үстерергә яраклы түгел, сак булыгыз – бик матур гөлләр арасында агулылары да бар, дип кисәтә Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре.

Гөлләр өйне бизәп тора, һаваны чис-
тарта. Гөл үстерергә яратучылар өчен бүген кибетләрдә сайлау мөмкинлеге бик зур: безнең җирлек өчен чит-ят булган гүзәл тропик үсемлекләр, чәчәк ата торганы да, чәчәксезләре дә җитәрлек. Аларның күпчелеге өй түрендә урын алды инде. 
Бик матур булсалар да, кайбер гөлләр-
нең согы яки бәрәңгесе агулы булырга мөмкин. Россия авыл хуҗалыгы үзәге мәгълүматлары буенча, мәсәлән, шеффлера, диффенбахия, монстера, кротон, 
спатифиллум, кливия, цикламен кебек 
гөлләрне балалар һәм йорт хайваннарыннан ерак тотарга кирәк. Ә күчереп утыртканда кулга перчатка кияргә киңәш ителә. 
ШЕФФЛЕРА – яфрагының согы тәнне 
ачыттырырга мөмкин, ә хайван ашаса, тын юллары шешенү, агулану куркынычы бар.
ДИФФЕНБАХИЯ –яфраклары һаваны чистарта, әмма яфрак согы агулы, ул тәнне яндырырга, организмны агуларга мөмкин.
МОНСТЕРА – яфрак өстендәге вак-вак энәләре агулы, ул тәнне ачыттыра, согы организмга эләксә, ашказаны эшчәнлеген боза ала.
КРОТОН – чәчәкләре куркыныч, согы 
тәнне яндырырга, ә канга эләксә йөрәк эшчәнлеген бозарга мөмкин.
СПАТИФИЛЛУМ – матур ак чәчәк ата, 
әмма согының тәнне яндыру, хроник 
җәрәхәт ясау куркынычы бар.
КЛИВИЯ – әфлисун төсендәге бик матур чәчәк ата, әмма согы хәтта параличка китерерлек агулы була.
ЦИКЛАМЕН – бу гөлнең чәчәге түгел, ә бәрәңгесе агулы, аны күчереп утыртканда игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев