САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Матбугат үзәге игезәкләрне барлый

Майның соңгы якшәмбесендә Халыкара игезәкләр көне билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә дөньяда 80 миллионга якын пар игезәк исәпләнә. Статистика буенча, соңгы ярты гасырда игез туганнар ике тапкырга күбрәк туа башлаганнар. Ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаш кешеләрнең ДНКлары бер, әмма бармак эзләре аерыла икән. Безнең районда да игезәкләр күп. Истәлекле дата уңаеннан, без игез туганнарны барлап, сайтыбызда “Игезәк парым – ярты җаным“ дип исемләнгән бәйге игълан итәргә булдык. Анда катнашу өчен, игезәкләрнең фотоларын редакциягә алып килергә я sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк була. Җиңүче билгеләнгән бер көнне (анысын өстәмә хәбәр итәрбез) тавыш бирү юлы белән сайланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев