САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләшәү-Тамактан Дәүләтовлар балаларында җаваплылык тәрбиялиләр

Ләшәү-Тамак авылыннан Илсөяр һәм Ринат Дәүләтовларның гаиләсендә дә директор бар.

Тик, алдагы гаиләләрдән аермалы буларак, монда авыл мәктәбе белән ир-ат идарә итә. 
– Өлкәнең иң яхшы традицияләре буенча, без 2004 елда Мәгарифне үстерү институтында таныштык. Һәркем үз фәне буенча белемнәрен арттыру өстендә эшли иде, – дип искә ала Илсөяр ханым. 
Мамадыш белән Сарман арасындагы телефоннан сөйләшүләр һәм язышулар өч елдан яңа җәмгыять күзәнәге – Дәүләтовлар гаиләсе барлыкка килүгә китерә. Тиздән Илсөяр Марсель кызы Җәлил поселогының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче беренче санлы урта мәктәбендә информатика укыта башлый. Ул чакта Ринат Сирин улы инде җиде ел дәвамында Күтәмәле мәктәбе укучыларын биология фәне нечкәлекләренә өйрәтә. Аңа әле тагын тугыз ел шунда эшләргә насыйп була. 2016 елда гаилә башлыгын туган авылы мәктәбенә директор итеп чакыралар. 
– Мондый тәкъдимнәрдән, әлбәттә, баш тартмыйлар. Коллектив белән тиз арада уртак тел таптык, – ди ул. 
Тулырак язманы район газетасының 4 октябрь саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев