Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары кошлар турында кайгырталар +ВИДЕО
.
Күптән түгел технология дәресендә Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары кошлар өчен җимлекләр ясадылар, безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен яңарттылар, кышын аларны тукландыру ысулларын өйрәнделәр.
Шулай ук укучылар мәктәп яны территориясенә "кошлар ашханәләрен" урнаштырдылар. Җимлекләргә карбыз орлыгы, солы ярмасы, ярма салып, кунаклар көтә башладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев