Ләкедә көрәш батырын да, керәшен чибәрен дә ачыкладылар
Быелгы җәй – гаҗәеп. Гадәттә, Питрау җитсә, ул бетүгә таба бара башлый иде. Хәзер исә, киресенчә, керәшен халкының милли бәйрәменә җәйнең иң кызган вакыты туры килде.
Бу бәйрәмгә аерым бер нур, җылылык өстәде.
Көне дә шимбәгә туры килү сәбәпле, Ләке авылының бәйрәм мәйданчыгы күп кешене җыйды. Кунакларны ипи-тоз, милли ризыклар, матур җырлар белән «Айбагыр» керәшен балалар фольклор һәм «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбльләре каршыладылар. Яңа Әхмәттән Вәлиевлар гаиләсе авыл хуҗалыгы рәвешендәге фотозона оештырдылар. Ләке мәктәбе, районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә күргәзмәләрен исә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган булулары берләштерде. Сарман, Минзәлә, Әлмәт районнары керәшен ансамбльләре парадын үзебезнең Нарат Асты авылыннан «Нараттау» ансамбле җитәкләде.
Бәйрәм театральләштерелгән күренештән башланып китте. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында тылда калган хатынкызларның, балаларның батырлыгын чагылдырды. Авыр шартлар, хезмәт аларны сындырмаган, киресенчә, берләштергән генә.
Керәшен халкының бердәмлеген Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов та билгеләп үтте.
– Питрау – керәшен татарлары һәм христиан диненә караган милләтләр өчен иң истәлекле көннәрнең берсе: ул – җыр, табигать, чәчәк бәйрәме. Керәшеннәр – электән үк эш сөючән, ачык күңелле халык. Бүгенге көндә дә якташларыбыз сынатмыйлар, районыбыз үсешенә өлеш кертәләр. Шул ук вакытта, йолаларыбызны саклап, матур итеп күңел ача да беләләр. Питрау бәйрәме илләргә, күңелләргә – тынычлык, киләсе көнгә ышаныч өстәсен! – диде ул һәм җирлек тормышында актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Бүләкләү чарасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты. «Иң-иң»нәр район Советының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Ирина Муллина мәдәният йортына да бүләк ясады. Якташларын сөендереп, бәйрәмгә Татарстанның атка занган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев та кайткан иде – ул үзенең иң матур җырларын башкарды. Мәртәбәле кунакларга Сарман чәкчәген бүләк иттеләр.
Бәйрәмне Ләке авыл мәдәният йорты җитәкчесе Римма Антонова һәм шушы авылда туып-үскән Алмаз Әгъләмов алып бардылар. Уеннар себерке җыюдан башланып киттеләр. Дөрес, аны әзерләү өчен катнашучыларга урманга барырга туры килмәде, чимал кул астында гына иде. Кайберәүләр, кызып китеп, икешәр себерке дә әзерләде. «Берсе – үземә, икенчесе – тормыш иптәшемә», – дип шаярттылар алар.
Параллель рәвештә башка уеннар да оештырылды: иратлар, хатын-кызлар бер-берсен арбага утыртып йөрделәр, кул көрәштерделәр, капчык киеп йөгерделәр, гер дә күтәрделәр, таяк тартыштылар. Көчле затлар өчен генә махсус бәйге дә үткәрелде. Алар иң элек трактор тәгәрмәчен тәгәрәтеп бардылар, туктап та тормыйча, саллы бүрәнә күтәреп йөгерделәр, аннары җиңел машина тартуга керештеләр. Барысы да вакытка башкарылды! Соңгы этабы катнашучыларга аеруча авыр бирелде. Куркынычсызлык таләпләрен үтәү йөзеннән, машина руле артында йөртүчесе дә булды. «Әллә тормозга басып утыра инде ул!» – дигән тавышлар килде җанатарлар арасыннан.
Ә төп уеннарның берсе милли көрәш булды. Спортчылар аерым яшь һәм авырлык категорияләрендә көч сынаштылар. Ә Питрауның абсолют батыры булып Тукай районы егете Илгиз Дәүләтгәрәев танылды. Җиңүгә омтылышында ул ике дөнья чемпионын – Әлмәттән Осман Махмичны һәм Сарманнан Алмаз Миңнехуҗинны бирешергә мәҗбүр итте.
«Питрау чибәре» бәйгесе дә бик күңелле үтте. Анда төрле яшьтәге сигез гүзәл зат катнашты. Алар жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны үзләре, кул эшләре белән таныштырдылар, тиз арада чәчәкләр җыеп, тәкыялар үрделәр, концерт номерлары күрсәттеләр. Кызларның һәркайсы аерым бер номинациядә җиңүче булып танылды. Ә «иң-иң»нәргә килгәндә, бәйгедә Яхшы Каран авылыннан Кристина Гариповага тиңнәр булмады. Ләкедән Диана Долгунова – икенче, Петровский Завод авылыннан Анастасия Мортазина өченче урыннарны алдылар.
Халык уеннарда катнашып кына калмады, артистларга кушылып җырлады, рәхәтләнеп биеде.
Балаларны исә әти-әниләре дә тыеп тора алмадылар – нәниләр көрәш мәйданына да йөгереп чыктылар, бүләкләүләр вакытында пьедесталдан да төшмәделәр. Бу көнне сәүдә нокталары, күңел ачу аттракционнары янында да актив кайнашучылар күп булды.
Питрау – керәшен мәдәниятен бөтен матурлыгы белән күрсәтә торган һәм аны зур мәйданга чыгарган бәйрәм. Ул инде күптән дини чара кысаларыннан чыкты һәм күпмилләтле республика халкының яраткан бәйрәменә әверелде. Сарманлылар да милләтара мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен яхшы аңлыйлар. Бу районда тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора.
Илназ Сираев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев