САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көз көне дә салават күпере чыга икән

Салават күпере, гадәттә, җәй көнендә, кичләрен яки яңгырдан соң күренә.

Ул чыксын өчен, ике шарт кирәк: һавадагы тамчы су һәм аларны билгеле бер почмак астында яктыртучы кояш. Җәй көне, конвекция процесслары максималь интенсив булганда, яңгыр болытлары еш кына күкне япмый, шуңа күрә "кояш һәм яңгыр" шарты үтәлә. Октябрь урталарында безнең киңлекләрдә кояш инде бик түбән, һәм аның җылысы яңгыр болытларын барлыкка китерми. Яңгыр яуса да, бөтен күкне биләп ява.
Хәзерге вакытта күктә салават күпере пәйда булган. Гаҗәп, шулай бит? Бу очракта җылы һава торышы аркасында атмосфера үзен җәйге чордагыча тоткан булырга мөмкин.
Ә сез нәрсә уйлыйсыз бу хакта, дуслар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев