САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыштан соң теплицаны ничек эшкәртәсе?

Теплицаны язга әзерләү — бакчачыларның төп мәшәкатьләреннән берсе.

Булачак уңыш бу эшнең ни дәрәҗәдә дөрес башкарылуына бәйле. Кыштан соң теплицаны ничек эшкәртәсе соң? Тәҗрибәле бакчачылар теплицага карны инде март башларында ук керткәндер. Бу эшне, кар эри башлаганчы, башкарып куярга кирәк. Соңгарак калынса, туфрак тиз кипшермәячәк һәм тиз генә чәчеп булмаячак. Ә кар кертү бик кирәк. Йомшак кар суы туфрак өстеннән артык тозларны юып төшерә, минераль тозларны эретә, кыскасы, үсемлекләрнең туклануы өчен уңайлы мохит тудыра.
Ә инде теплицада кар эреп беткәч һәм көннәр тәмам җылыткач, үсемлекләрнең җылы "оя"сын яңа сезонга әзерли башларга кирәк. Гадәти чәй содасы эремәсе (бер чиләк суга 2 аш кашыгы сода нисбәтеннән) яки сабынлы-серкәле эремә (10 л суга 100 г чамасы кер сабыны һәм 1 чәй кашыгы серкә эссенциясе) белән иң элек стеналарын юып алабыз. Мондый эремә чистартып кына калмый, бәлки, җиңелчә генә дезинфекцияли дә әле. Күкерт шашкасы да гөмбәчек авыруларына, бактерияләр һәм корткычларга каршы иң нәтиҗәле көрәш чарасы булып санала. Теплицаны шулай ук водород перекисе эремәсе (1:1 нисбәтендә суга 6–9 процентлы водород перекисе саласы), сүндерелгән известь (10 л суга 3 кг известь һәм 500 г бакыр купоросы таләп ителә) белән дә дезинфекцияләргә мөмкин.

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев