САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куйбышев урамында ишегалды бәйрәме үтте+ ВИДЕО

Бүген Сарманның Куйбышев урамындагы 74, 76, 78 нче йортлары каршында “Һәр йортта балкысын Яңа ел утлары” дигән исем астында ишегалды бәйрәме үтте.

 Мәдәният хезмәткәрләре зурлар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы уеннар оештырдылар. Бәйрәм аеруча балалар күңеленә хуш килде. Алар “Кыш бабай” һәм “Кар кызы” командаларына бүленеп, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, Яңа ел турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Табышмаклар чишүдә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабалары да катнаштылар. Соңыннан бергәләп биеп алдылар, истәлеккә фотога да төштеләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев