Күтәмәле авылы хат ташучысы ике авылга хезмәт күрсәтә
Газеталарны Күтәмәле белән Буралы Чишмәгә тарата, алардан җыйган түләүләрне Иске Кәшергә алып бара.
Хезмәтемне яратып башкарам. Аның бернинди авырлыгы да юк, – ди Күтәмәле авылы хат ташучысы Рәмилә Солтанова.
Үзе ул Баткак авылында туып-үсә. Әтисе – Раиф абый гомер буе колхозда тракторда эшли, ә әнисе – Энҗе апа сыерлар сава. “Элек авылыбызда терлекчелек фермасы бар иде”, – дип искә ала Рәмилә. Әтисенең бакыйлыкка күчкәненә дә инде егерме ел икән. Ә Энҗе апа әле хәзер дә агрофирмада хезмәт куючы улы Рамил белән Баткак авылында яшәп ята. Рәмилә үзе дә, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, читкә китми, бәхетен туган авылыннан эзли. 2000 елда клуб мөдире булып эшли башлый. Биредә ул җиде ел хезмәт куя. Тора-бара, авылдаш егете Сирин белән чәчләре чәчкә бәйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы ике кыз бала – Зөһрә белән Әдилә дөньяга аваз сала. Ләкин язмыш аларның тормышына үз үзгәрешләрен кертә: Рәмилә белән Сириннең тормыш юллары аерыла. Баткакны да заман җилләре талкый: терлекчелек фермасы бетә, эш урыннары азая, болай да башлангыч кына булган мәктәп ябыла.
Үзебез башлангыч сыйныфтан соң унике километр ераклыктагы Иске Кәшер мәктәбенә йөреп укыдык. Ул елларда мәктәп автобуслары юк. Кышларын интернатта торсак та, яз-көз көн саен кайтып йөрдек. Унике километрны җәяү атлаган, транспорт очраган чаклар да булды. Кыш көне дүшәмбе мәктәпкә килү, шимбә өйгә кайту да – “попутка”да. Ат, трактор кебек транспорт очраса да бик сөенә идек, – ди Рәмилә.
Шуңа күрә, балаларны юл йөртеп азапламас өчен, 2012 елда Күтәмәлегә күченә ул. Биредә дә эш табу авырлашкан еллар була бу.
Әле ярый балалар хакына әтиләре ярдәм итеп торды. Аннан соң хат ташучы Фәүзия Шәрәфетдинова лаеклы ялга чыкты, аның урынына мин калдым, – ди ул.
Эшкә дә аны Фәүзия апа өйрәтә. Аңа ияреп, берничә тапкыр газета-журналлар таратып карагач, яшь хатын тәвәккәлли. Ул елларда почта бүлекчәсе начальнигы булган Венера Яббарованың да күп ярдәме тия аңа. Бүгенге көндә Рәмиләнең инде хат ташучы булып эшли башлавына да алтынчы ел киткән. Күтәмәле белән Буралы Чишмә авыллары халкына хезмәт күрсәтә ул. Беренчесендә биш урамда 183 хуҗалык булса, икенчесендә ике урамда – 43 хуҗалык. Әлбәттә, башка авыллардагы хат ташучылар кебек үк, тулы ставкага түгел. шунлыктан хезмәт хакы да шактый аз. “Хезмәтемнең бердәнбер авырлыгы – шул”, – ди Рәмилә.
Ә газета-журналларны, сатасы товарларны өенә китереп бирәләр икән. Биредә дә вакытлы матбугатка бер язылган кешеләр языла. Район газетасын ике авылга 26 хуҗалык алдыра, Яңа Имәнне дә кертеп – 52. Хәзерге вакытта киләсе елның 1 яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу бара, 20 ноябрьгә аңа өч авылга 23 кеше язылган.
Ташламалы декадага өметләнәләр, “язылабыз”, диючеләр тагын бар, – ди хат ташучы.
Пенсияне дә, карта белән алучыларга караганда, почтадан алучы өлкәннәр күбрәк биредә. Ә өч километр ераклыкта урнашкан Буралы Чишмәгә хат ташучы үз машинасы белән йөри. “Бензиннан каламы соң хезмәт хакың?” – дип соравыма елмаеп кына куйды ул. Әле бит бураннар вакытында Күтәмәле белән Буралы Чишмә арасындагы юл еш кына карга да күмелә.
Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев энесе Раушан белән юлларны һәрвакыт ачтырып тора. Юлсызлыктан интеккәнем юк, – ди Рәмилә.
Ә өлкәннәрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен Иске Кәшергә алып барып түли, квитанцияләрен алып кайтып, кабат таратып чыга. Ә товар сату авыррак бара икән. Чөнки почтадагы товарлар кибеттәгедән кыйммәтрәк.
Инде ике кыз да үсеп җиткән, Чаллыда һөнәр үзләштерәләр. Зөһрә педагогия институтында укый, рус һәм инглиз телләрен өйрәнә. Мәктәптә укыганда, бик актив рәвештә шигырь конкурсларында катнаша, сәнгатьле уку бәйгеләрендә беренче һәм алдынгы урыннарны ала иде ул. Әдилә исә тугызынчы сыйныфтан соң дизайнерлар әзерли торган көллияткә укырга кергән. Кызларга әтиләре ярдәм итеп тора. Рәмилә ханымның үзенең дә, булса, өстәмә эшкә керергә теләге бар. Ә буш вакытларында шигырьләр яза ул. Шигырь язган кеше, кагыйдә буларак, газета-журналлар, китаплар укырга да ярата.
Без дә Рәмиләгә хезмәтендә уңышлар һәм абунәчеләренең тагы да күбрәк булуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев