Колак аппаратың үзеңә туры килмәсә
“Ишетү аппараты алган идем, ләкин ул сыйфатсыз булып чыкты. Аппаратка бер ел – гарантия, биш ел хезмәт срогы куелган.
Аннан тыш, сатучының киңәше буенча салына торган колак элементы да (вкладыш) алган идем. Аппаратны файдаланганда, сөйләмне ишетү яхшырмады. Беренче алган колак элементлары эшкә яраксыз булу сәбәпле, аларны яңадан эшләделәр. Нәтиҗәдә аппаратларның берсендә ишетүчәнлек бөтенләй югалды, фильтрны чистарткач, ул эшкә ярый башлады, ләкин сөйләмне ишетү барыбер ачыкланмады, яхшырмады. Минем уйлавымча, аппаратлар минем дәрәҗәдә ишетүче кеше өчен башта ук яраксыз булганнар. Фәридә, Җәлил поселогы”.
Кулланучы соравын без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының әйдәүче белгече Кадрия Вагыйзовага юлладык һәм түбәндәге җавапны алдык.
- Дәгъваны тикшерү вакытында сатып алучы, кабинет шартларында аппаратны күрсәткәндә, авазларны яхшы аеруын кире какмады. Ләкин шул ук вакытта сатучыга башка сөйләшүчеләр булганда сөйләм авазларын, телевизион тапшыруларның сөйләмен, бигрәк тә элемтә вакытында җитешсезлекләр булганда, начар аеруы турында әйтте. Аппаратларны куллануның беренче көннәреннән үк аның сөйләмне ишетү, аеруы яхшырмаган. Кулланучы сатучының белгечләренә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Аппаратларны көйләү, чистарту, аудиограмманы корректировкалау ярдәм итмәгән. Сатучы ягы таләпләр белән ризалашмаган, сатып алучының ишетү аппаратларына гарантия срогы үткәч кенә, товар өчен акчаны кайтаруларын сорап гариза язуын дәлил итеп китергән...
Дәгъва нәрсә белән тәмамланган? Бу хакта газетабызның 11 ноябрь санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев