САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кирәкмәгән товар сатып алу район халкы өчен дә проблемага әйләнә

Кибеткә кергәч, нәрсә дә булса сатып алу хәзерге заманда кайбер кешеләр өчен чын мәгънәсендә чиргә әверелде.

Кирәкме ул, юкмы — мондый төр «авырулар» кибет киштәсеннән нидер эләктереп чыгалар. Дөрес, азык-төлек белән көндәлек әйберләрдән башка, чыннан да, яшәп булмый, аларны күпләп алып куйсаң да, гаеп түгел. Ә кием-салым белән хәлләр исә — башкачарак. «Үзем акчамны да җәллим, ул күлмәкнең, күп дигәндә, бер-ике тапкыр гына киеләчәген дә аңлыйм, ләкин үзем белән бернәрсә дә эшли алмыйм — аласы килә һәм бетте!» — дип сөйләгәне бар бер танышыбызның.

Аның ониомания белән «авыру» икәнлегенә шигебез бар иде инде. Бу төшенчә астында кирәксезгә, процессның үзеннән канәгатьлек хисе кичерү өчен нәрсә дә булса сатып алу теләге яшерелгән. Әлбәттә, бик көчле, җиңеп булмаслык теләк турында сүз бара. Халык телендә әлеге теләкне «шопоголизм», аннан интегүчеләрне — «шопоголиклар» (икесе дә — инглизчә shopping сүзеннән, сатып алу дигәнне аңлата — авт.) дип йөртәләр.

Бүген алар бәйрәм итәләр, чөнки 11 ноябрьдә Бөтендөнья шопинг көне билгеләп үтелә. Асылында ул — төрле товарларга зур ташламалар көне. Аны "Кара җомга«ның көндәше дип тә саныйлар. Хәзер исә социаль челтәрләрдә дә кибетләр җитәрлек, телефон, компьютер аша гына да товарга заказ бирергә мөмкин. Сатып алырга бик яратмасагыз да, бүген булса да үзегезне «шопоголик» итеп тоегыз әле, кәефегез дә күтәрелеп китәр!

Рәсем — ru. freepik. com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев