САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кичә Ләке авылында Питрау гөрләде, Питрау чибәре ачыкланды

Бәйрәм керәшен халкының матур йолалары, гореф-гадәтләрен сәхнәләштерү белән башланып китте.

 Ләке, тирә-яклардан Питрауга дип килгән халыкның бәйрәм шатлыгын район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм башкалабыз Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар уртаклашты. Авыл җирлеге эшләрендә актив катнашучылар, хезмәт алдынгылары, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр хөрмәтләнде. Бәйрәм төрле кызыклы уеннарга да бай булды. Анда бәбиләрдән алып әбиләргә кадәр актив катнаштылар. Алар йөгерделәр, капчык киеп узыштылар, утын кистеләр, ярдылар, чүлмәк ваттылар, кул көрәштерделәр, гер күтәрделәр... Көрәш, машина тарту кебек бәйгеләр дә халык күңеленә хуш килде. Ә бәйрәмнең иң матур өлеше, мөгаен, Питрау чибәрен билгеләү булгандыр. Бу исемгә быел да Каташ-Каран авылыннан Анжела Мәхмутова лаек булды.
Бәйрәм күмәк җыр-биюләр белән аралаштырылып алып барылды. Үзебезнең җырчы, биючеләрдән тыш, халкыбызның Роберт Андреев, Ринат Рахматуллин, Римма Никитина кебек сәнгать осталары, Азнакай һәм күрше-тирә авыллар һәм районнардан килгән җырчы, биючеләребез дә бәйрәмгә ямь өстәделәр. Питрау киче дискотека һәм салют аттыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев