Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева бәхетне эшендә күрә
Май чүлмәге тышыннан күренә, дигәндәй, аның ихатасыннан ук күзгә тәртип ташлана.
Хәтта кечкенә эт оясы да матурлыгы, зәвыклылыгы белән үзенә тартып тора. Аның янында утырган песи баласын күреп, иң беренче: “Әһә, песигә дә аерым йорт салынган икән монда”, - дигән уй йөгереп узды баштан. Хәтфә яшел үләнне хәтерләткән палас аша үтеп, йортына аяк басуга, безне кышкы табынга әзерләнгән муллык каршы алды. Нәрсә генә юк анда?! Тозланган кыяр, гөмбә, помидор, төрле кабымлыклар, компотлар – кыскасы, банкаларының исәбе-хисабы юк. Әле шуннан тагын ике тапкыр күбрәген кышка саклый торган урынга урнаштырган.
- Нинди җиләк-җимеш, яшелчә бар, барысыннан да нәрсә дә булса яптым. Каен суыннан да эчемлек әзерләдем. “Мохито” дигәнен быел төрлечә ясап карадым. Крыжовник янына берәр тәлгәш бөтнек, әфлисун я лимон кисәге кушып ясыйм, гадәттә. Бу юлы алма, карлыган белән дә шулай итеп яптым. Ничек булыр, ошаса, алга таба да шулай ясармын. Быел кыярны 1 литрлы банкаларга консерваладым. “Кураж” сортын бик зур итми үстердем дә, кечкенәрәк кыярларны кулландым, - диде җитәкче.
Махсус операция зонасындагы егетләргә җибәрергә дип, күп итеп петрушка киптергән. Яшелчә, җиләк-җимеш киптерә торган җайланмасына алма, помидор, груша кисәкләп тезгән иде. Шунда ук как койган. Аларын да авылдаш егетләргә җибәрергә ниятли җирлек башлыгы. Хезмәттәшләре, ярдәмчел авылдашлары белән бергә токмач кисеп, аның янына киптерелгән төрле тәмләткечләр куеп, вак тартмаларга салып та озаталар алар.
- Миндә һәм тагын бер белгечтә яшелчә киптергеч бар. Кишер, чөгендерне эре кыргыч аша чыгарып, ашлар өчен шулай әзерлибез, суган киптерәбез, - диде ул.
Күпләп маллар асрау белән дан тоткан җирлекнең хуҗасы башкаларга бу яклап та үрнәк. Берничә танасы, савым сыерлары бар. Һәр малкайны үз исеме белән атый ул. Авыл тормышының бизәге булган сөт тулы чиләкләрне Вероника Вячеславовнаның статусында да күргәләгән булды. Аларны аертып, сөт өсте, кызыл катык, эремчек, сыр ясый ул. Бик тәмле итеп балан пирогы пешерү остасы да җитәкче. Башкаларныкына охшамаган, кабатланмас “короналы” ризыгы ул аның. Оста гөмбәче икәнен исәпкә алсак, ел да 50-60 банка кабымлык әзерли аннан. Даими клиентлары да бар, якыннарын да тәэмин итеп тора. Мәтрүшкә, төрле чәй үләннәре дә җыеп киптерә. Каз, үрдәк тозлау буенча үз рецепты, алымнары бар уңган җитәкченең. Аларның тәмен бер татып караганнар кабат-кабат сорап киләләр икән. Кош-кортны да ул күпләп алып үстерә.
- Гөмбә җыярга да, ашарга да бик яратабыз. Аны тозлыйм, маринадлыйм, кыздырып ашыйбыз, катырып та куям. Кишер-суган кушып, иттарткычтан чыгарып, икра ясыйм. Иң тәмлесе – җирән гөмбә, аны “патшалар гөмбәсе”, дип тә йөртәләр икән. Урманда, басу-кырда, бакчада йөреп, мин үземә энергия, көч туплыйм, анда барлык үпкә-борчулар онытыла. Су буйларыннан әйләнергә яратам. Гомумән, табигать ул тынычландыра, стресслардан арынырга ярдәм итә. Җиләккә дә бардык. Аннан кайнатма, эчемлек ясадык, пирогларга да бик тәмле. Быел, пешереп, ярты литрлы банкаларга тутырдым. Алай иткәндә, кызыма, якыннарыма күчтәнәчкә җибәрергә дә бик уңайлы. Баланны да күп итеп җыеп, кайнатма әзерләп куям. Пирог пешергәч, күп кирәк, - диде уңган хуҗабикә.
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдертдинованың бу мул табынлы йортта кадерле һәм хөрмәтле кунак икәнен райондашлар яхшы беләләр. Сеңлесе Гүзәл белән хезмәттәш буларак, ул Карашайны күптән инде үз итте һәм данын еракларга таратты. Җырчы һәрвакыт Вероника Вячеславовнаның уңганлыгын, ризыкларының тәмлелеген мактап, социаль челтәрләргә хәбәр яза. Уңган хуҗабикәнең мул өстәле – тозлы гөмбә, какланган каз, пешкән ризыкларын аннан да даими күзәтеп барабыз.
Вероника Хөсниеваның яшелчә бакчасы да мул уңыш бирә. Ул чәчәкләр үстерергә дә ярата. Лилия, хризантема, роза кебек күпьеллыклары янәшәсендә аллы-гөлле петунияләр күзне иркәли.
- Аеруча лилияләр яратам. Ел да аның берәр төрлесен сатып алам. Бүгенге көндә 14 сорттагысы үсә. Хризантемаларның 5-6 төслесе бар, - диде ул, бакчасындагы гөлләре белән сокландырып.
Матурлыкны, муллыкны яратуы, пешеренергә әвәслеге Вероника Вячеславовнага әнисеннән күчкән. Кызы Эльзаның да кулы күп нәрсәгә ятып тора. Аның да яратып әзерли торган ризыклары, башка төрле кул эшләренә осталыгы бар.
- Яшь чакта әнием Казанның данлыклы “Татарстан” ресторанында эшләгән. Аның аш-суга осталыгы, ризыклар әзерләүгә мәхәббәте шул чорлардан килә. Сәләтен безгә дә сеңдерә алуына, шул ук сыйфатларны кызымда да тәрбияли алуыма сөенәм, - диде ул.
Әйе, Флүрә апаның җитез куллары кискән токмачларны, оста итеп бөккән өчпочмак-бәлешләрне кече кызы Гүзәлнең статусларында да еш күрергә туры килде. Заманасы шундый бит: хәзер мессенджерлар аша бар кешенең тормышын, нәрсә белән шөгыльләнгәнен күзәтеп барырга мөмкин. Бу, бер караганда, уңайлы да. Күпме мәгълүмат туплыйсың, яңалык беләсең. Үзеңә өлге итеп алырдайлары да очрый.
Эшчән бәхетне эшендә күрер, ди халык. Халык белән уртак тел табып, һәркемнең борчу-мәшәкатен үз күңеле аша үткәреп, гозерләрен үтәп, хезмәтеннән ләззәт алып яши җирлек башлыгы. “Йоклыйсыңмы син?” – дигән сорауга җавап итеп, көлемсерәп кенә куйды ул. Анысы менә, мөгаен, аз эләгәдер. Йоклап ятсаң, әлбәттә, моның чаклы эш башкарып булмый. Аллаһ Тәгалә саулык һәм күңел тынычлыгы насыйп итсен, яраткан шөгыльләр киләчәктә дә яшәү дәрте өстәсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев