САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котладылар

-

Яңа елдыннан ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре — вакытлыча бүлекчә начальнигы вазифаларын башкаручы Рамис Сафин, юл-патруль хезмәте инспекторы Илнур Шәрипов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова махсус акция үткәрделәр. Рейдка чыгып, тәртипле машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котладылар, нык сәламәтлек һәм имин юллар теләделәр.

Яңа ел патруле машина йөртүчеләргә шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белешмәлекләр, яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте, рульдәгеләргә тизлек режимын саклау, балалар өчен махсус утыргыч һәм иминлек каешларын куллану турында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев