САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман яшәр өчен иң шәп урын итеп танылган

Сарман районы быел җәй бертавыштан җирдәге иң шәп урын дип табылды. Биредә бөтен нәрсә гөрләп чәчәк ата, үсә. Район Татарстанның алты районы (Тукай, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Әлмәт һәм Зәй) белән чиктәш, һәм шуның нәтиҗәсендә биредә һәр күршедән ниндидер үзенчәлек кушылу сизелеп тора. Бу Сарман җиренә кабатланмас төсмерләр өсти.

ФӘРИТ ХӨСНУЛЛИН, САРМАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ:

– Сарман җиренә килгән һәркем биредәге гүзәллекне күреп таң кала. Өстәвенә, бездә әле уникаль, бик кызыклы кешеләр яши. Алар тыныч авыл тормышы һәм сәламәт эшкуарлык, гаҗәеп тырышлык арасындагы балансны саклый. Ә безнең Сарман сандугачлары ничек матур җырлый! Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина… Кайсын гына алма – легенда! Мин үземнең якташларым белән горурланам! Нәкъ менә аларның иҗаты татар теленә һәм халык гореф-гадәтләренә иң шәп реклама булып тора.

АКЫЛЛЫ ДА, ЧИБӘР ДӘ 

Районның төньяк-көнчыгышына юл тотабыз. Иң хезмәт сөючән халык һәм иң алдынгы авыллар шунда, диләр. Бу исә анда иң гүзәл кызларның җитәкчелек итүеннәндер. Мондый чибәрләр Сарман җирендә генә туа ала.

Саклаубаш авыл җирлегендә безне аның башлыгы – акыллы, чибәр, соңрак ачыкланганча, әле спортчы да булган Лилия Габидуллина каршы алды. Аның авыл урамнарында биек үкчәле туфлидән йөгереп йөрүе күп нәрсә турында сөйли – әйтик, биредәге юлларның нинди яхшы булуын күрсәтә.

21

– Безнең җирлеккә дүрт авыл керә: Алга, Саклаубаш, Яңа Саклау, Өчөйле Саклау. Биредә 900 дән артыграк кеше яши, – дип сөйли Лилия Мансур кызы һәм административ үзәк буйлап экскурсиягә чакыра. – Урта мәктәп тә, балалар бакчасы да, участок хастаханәсе дә, Алга һәм Өчөйле Саклау авылларында исә ФАПлар да бар. Клублар – һәр авылда, ә биредә исә, үзегез күрәсез, безнең горурлыгыбыз булган Мәдәният йорты эшли, аңа 2019 елда президент программасы буенча капиталь ремонт ясадык.

– Шундый нәфис кенә ханым шулкадәр зур хуҗа — лык белән җитәкчелек итәргә ничек өлгерә соң?

– Мин спортчы бит, – дип елмая җирлек башлыгы. – Тиз йөгерәм. Өйдә әле минем 12 сыерым һәм тагын 100 гектар җирем бар. Ягъни әле мин фермер да. Берьюлы ике урында эшлим. Гәрчә үзем педагогик белемле белгеч булсам да. Минем бөтен гаиләм – укытучылар, династия безнең. Әмма педагогика – менә минеке түгел инде! Менә минем күңелгә яткан эшем, – дип башлык Саклаубаш киңлекләренә ишарәли, – җирлек белән җитәкчелек итү. Өйдә исә ирем һәм өч кызым булыша!

– Алар өчесе дә сезнең кебек үк акыллы-чибәрспортчымы?

– Үзегез карагыз менә, – дип елмая Лилия һәм телефоннан гаиләсен күрсәтә. Шуннан соң барысы да сүзсез дә аңлашыла.

– Мин бу вазыйфада биш ел эшләү дәверендә барлык казанышларыма җирле халык, Президентыбыз һәм районыбыз башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснул — лин ярдәме белән ирештем. Без барлык республика программаларында актив катнашабыз. Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә һәм үзсалым программасы акчасына парк төзедек, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлне ремонтладык, быел менә паркта утыртыр өчен агачлар сатып алдык… Һәрвакыт хәрәкәттә. Безнең җирлектә алты крестьян-фермер хуҗалыгы бар! Алты гаилә мини-ферма тота, ит терлеге асрый, сөт тапшыра. Без үзебез сөтне Мөслимгә илтәбез, аны сатып, аена 50–70 мең сум акча эшлибез.

Биредә эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Дискотекалар үткәрәбез, бәйрәмнәр оештырабыз. Күп кеше шәһәрдән туган авылына кире кайта. Чөнки бездә бик рәхәт, матур, кызык, мул.

– Сез дә бирегә укудан соң ук кире кайттыгызмы?

– Мин әбигә кунакка кайткан идем – кияүгә чыктым да монда калдым.

– Ә педагогтан ничек итеп башлыкка әйләндегез?

– Халык эшләгән кешене сайлый ул.

IMG_0502

Саклаубаштан Чурашка юнәләбез. Биредә безне тагын бер сөйкемле ханым – КарашайСаклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева каршы ала. Чураш та бу җирлеккә керә. Соңгы арада андагы хосусый музей авылның иң истәлекле урыннарыннан берсенә әйләнгән. Аны теләгән һәркем бушлай кереп карый ала.

АВЫЛ МАСШТАБЫНДАГЫ МУЗЕЙ

Музей хуҗасы – машина йөртүче Рафис Әүбәкеров.

IMG_0024

Ул гомере буе ташландык авыллардан, кеше яшәми торган иске йортлардан борынгы предметларны җыя, чистарта, үзенең остаханәсендә яңарта һәм гаражының диварына элеп куя, пөхтәләп киштәләренә урнаштыра… Шулай үз күңелен генә юатып йөргән булыр иде әле һаман, әмма укытучысы Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина (хәзер ул абыстай, балаларга ислам нигезләрен өйрәтә), авылдашлары да раритетлар белән хозурлансын өчен, аны гаражыннан музей ясарга күндерә.

63

Хәзер РСФСРның атказанган укытучысы Вәсимә Лотфулла кызы үзен «ярдәм төркеме» дип атый һәм үзенең элекке укучысы Рафис Әүбәкеров белән безне гараж артына чакыра, анда исә музейның булачак экспонатлары – узган гасыр башыннан калган кыскычлар, үлчәүләр, үтүкләр, ышкылар, СССР дәверендәге сукайнаткычлар яшел чирәмдә үз сәгатен көтеп ята.

253

– Барысы да менә шушы кайчыдан башланды, – дип Рафис безгә әлеге раритетны күрсәтә – Бу тәүге экспонат. Галәветдин лампасы бар бит, менә Габдулла кайчысы да бар – минем псевдоним ул «Габдулла», – дип аңлата Рафис. – Башта барысын да гаражда җыя идем, аннары бу әйберләр миңа машинамнан кадерлерәккә әйләнде дә, аны урамга чыгарырга туры килде.

– Аның әле реставрация бүлмәсе дә бар, – ди Вәсимә Лотфулла кызы. – Музейга әйберләр шул кабинет аша үткәннән соң гына керә. Рафис – чын оста, ул теләсә нинди әйберне яңарта, төзәтә ала.

– Музей ук түгелдер инде, – дип бераз каушый Рафис. – Төгәлрәге – тарихи почмак. Әгәр без үткәннәрне белмибез икән – киләчәгебез дә булмаячак, дигән гыйбарә мәктәптә укыганда ук хәтеремә сеңгән иде. Әби-бабаларыбызга көндәлек хезмәтләрендә кирәк булган эш коралларын, көнкүреш кирәк-ярагын нәкъ менә шуңа күрә җыям да.

46 167

– Мәктәп балалары бу экспонатларны карарга килә, – дип өсти Вәсимә Лотфулла кызы. – Мин Вероника Вячеславовнага әйтәм инде, бездә шундый кеше булгач, барлык кунакларны да аның янына алып килергә кирәк, дим. Ул – авылыбызның йөзе, игелекле эш белән шөгыльләнә, инде дистә елга якын әлеге әйберләрне җыя – бер генә иске йортны да карамый калмый, һаман яңа экспонатлар таба.

– 2023 елда гына ун ел була әле, – дип төгәллек кертә музей хуҗасы. – Мин үземнең бу эшемне әниемә багышлыйм, ул яшәгән заманны, ул вакыттагы көнкүреш шартларын хәтеремдә сакларга телим…

ӘНИНЕ ТЫҢЛАРГА КИРӘК!

Җирлек башлыгы безне Карашай-Саклаудагы июньдә 103 яшен тутырган Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллина янына алып бара.

189

Әбекәй кунакларны яңа кызыл күлмәктән каршылый.

– Әни һәр вакыйгага үзенә яңа күлмәк тегүебезне үтенә, – дип сөйли аның кызы Розалия. – Менә бу ал төстәгесен туган көненә тектердек. Бу кызылын – махсус «Татарстан» журналы белән очрашу өчен. «Мине фотога төшерәчәкләр бит! Бер тапкыр фотога төшкән күлмәкне икенчегә кия алмыйм бит инде мин», – ди әни.

– Ул безне һәрвакыт тонуста тота, ялкауланырга ирек бирми, – дип сөйли кызы Лилия. – Нәрсә эшләргә кирәген һәрвакыт хәтерендә тота һәм иртән һәркемгә эш бүлә: бу җирне казырга, бу түтәлне утарга, тәрәзәләрне юарга, ашарга пешерергә… Без ул кушканны үтибез. Әнине һичшиксез тыңларга кирәк.

СЫЕРЛАР ҺӘМ ГӨЛЛӘР

– Карлыгач, Йолдыз, Акбаш, Шомырт, Чәчкә, Алмачуар, Дочка, Бәләкәч, Миләш, – дип, үзенең сыерлары белән таныштыра Гөлфия Фәхразиева. Ул үзенең игезәге Әлфия белән шәхси фермерлык хуҗалыгында эшли, анда тугыз сыер һәм 300ләп баш кош‑корт асрала.

– Безнең белән тагын абыебыз Нәҗип Габделмәнов һәм бертуганымның кызы Алия эшли, – дип таныштыра бергә эшләүче туганнары белән Гөлфия.

– Гөлфия бөтенесенә дә өлгерә ул, – ди Вероника Вячеславовна. – Гөлләрен генә күрегез сез аның, искиткеч матур бит! Сөтлегән, яран… Үсентеләрен Мәскәүдән яздырып кайтарта, аннары үрчетә.

Матур йорт каршында, чүлмәктәге хуш исле гөлләр янында фермерларның барысын бергә истәлеккә фотога төшерәбез.

– Идеяләребезне хуплаган өчен район башлыгына рәхмәт. Авыл хуҗалыгына ярдәм итүче программалары өчен, тырыш гаиләләргә булышлык күрсәтүе өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улына рәхмәт! Безнең җирлектә 7 мини‑ферма бар, 5 гаилә һәркайсы ун баштан артыграк сыер асрый! Без районда гына түгел, республикада да алдынгылар сафында – барысы да халкыбызның тырыш булуы хисабына. Алар терлекләрнең баш санын киметмәс өчен бирелгән субсидияләр сыйфатындагы республика ярдәменә бик рәхмәтле булып яши.

– АЗЫК‑ТӨЛЕК КУРКЫНЫЧСЫЗ‑ ЛЫГЫН 100% КА ГАРАНТИЯЛИБЕЗ!

«Татарстан» кунакка барганда апрель азагы гына иде, ул вакытта чәчелгән бөтен нәрсә: арпа, бодай, солы, борчак, карабодай, кукуруз, шикәр чөгендере, рапс, горчица бүген инде бу кырларда матур гына өлгереп килә… Сарман районының «Агросила» АҖ «Нөркәй» агрофирмасына караган иксез-чиксез кырлары ул чакта кап‑кара иде. Язгы чәчү көннәрендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең матбугат белән аралашуы бик кыска, озаклап сөйләшеп торырга вакытлары юк:

– Безгә бөтен шартлар тудырыла, чәчкечләребезнең нинди икәнен күрәсезме! – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов.

– Проблемаларсыз, туктап торуларсыз эшлибез – бу бит үзе бер ләззәт! – дип өсти авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерүмаркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов.

– Гомумән алганда, азык‑төлек куркынычсызлыгын 100%ка гарантиялибез! – дип вәгъдә бирә «Уңыш» җитештерү комплексы идарәчесе Рөстәм Разумбетов.

ҖӘЛИЛ ҺӘМ ҖӘЛИЛЛЕЛӘР

Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе күптән инде Сарман районының гына түгел, бөтен республиканың визит карточкасы булып тора. Биредә 19 милләт вәкиле булган 13 меңнән артык кеше яши.

Бүген бу Татарстандагы социаль юнәлештәге объектлар белән тәэмин ителгән иң яхшы торак пунктлардан берсе санала.

– Безнең бистә тарих үлчәмнәре буенча бик яшь әле – былтыр аңа 60 кына тулды, – дип сөйли «Җәлил штб» МБ башлыгы Рәфыйк Кәримов. – Географиясенә килгәндә, өч район – Сарман, Әлмәт һәм Азнакай чигендә урнашкан.

Бистә төзекләндерелгән, җыйнак, уңайлы инфраструктурага ия: мәктәпләр, түгәрәкләр, спорт секцияләре, парклар һәм стадионнар барысы да янәшәдә генә, балалар үзләре генә дә йөри алырлык ераклыкта урнашкан. Балалар исә биредә бик күп!

МУЗЫКАЛЬ ҖӘЛИЛ

М.Г.Йөзлебаев исемендәге музыка мәктәбендә безне җыр‑бию белән каршы алдылар. Җәлилдә яки якын-тирәдәге авылда яшәүче баланың күңеле музыкага тарта икән, биредә ул һичшиксез җаны тарткан юнәлешне һәм коллективны сайлый алачак:

йә «Экспромт» балалар тынлы оркестрында;

йә «Шатлык» татар инструменталь ансамблендә;

йә «Кәеф», «Ихлас», «Елмай» вокаль ансамбльләрендә;

йә «Өмет» гармунчылар ансамблендә;

йә булмаса «Җәлил тальянчылары» ансамблендә. Сүз уңаенда, бервакыт Республика көненә багышланган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә Җәлил балалар музыка мәктәбенә оста Халитов ясаган тальянны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган!

– Биредә 120 бала фортепиано, скрипка, баян, гитара, труба, кларнет, саксофон, флейта, курай, гармунда уйнарга, хорда җырларга, вокалга өйрәнә, – дип нәтиҗә ясый мәктәп директоры Лилия Дәүләтшина.

СӘНГАТЬЛЕ ҖӘЛИЛ

Җәлил сәнгать мәктәбендә – бөтен җир сәнгать әсәрләре белән тулы. Директор Гөлзирә Гыйльметдинова әлеге мәктәптә укучыларның хезмәтләре эленгән диварларны горурланып күрсәтеп йөри. Алар шулкадәр матур ки, үзеңнең дә рәсем ясыйсың, картиналар язасың, киез, батик, агач, ташлардан, җеп-бау-корамалардан сәнгать әсәрләре тудырасың килә башлый… Җәлил сәнгать мәктәбендә укучы яшь рәссамнарны сораштырып карагыз әле – теләсә нинди әйбердән дә гүзәл әсәр иҗат итә алабыз, дигән җавапны ишетерсез!

СПОРТКА ГАШЫЙК ҖӘЛИЛ

Ә менә «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүче яшь спортчылар рекордлар куюга хирыс. Кубок һәм дипломнар белән бөтен дивар тулган! Волейболчылар, баскетболчылар, боксчылар, йөзүчеләр… Спорт белән шөгыльләнергә, уйнарга, йөзәргә бирегә өлкәннәр дә йөри. Узыш автомобильләрендә җилдерүче спортчылар исә осталыкларын Сарман аэропорты территориясендәге картинг-клубта чарлый.

Гомумән алганда, Җәлил – спорт бистәсе дә. Музыка-сәнгать юнәлеше белән…

ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР

Бу кызыклы тормыш турында исә, башкала матбугаты язып өлгергәнче үк, «ДеTVора» мәктәп интернет-телевидениесенең яшь журналистлары сөйләп тора. Кунаклар бусагадан атлап керүгә үк, микрофон-камера-телефон тоткан Җәлил балалары аларны камап та ала – һәм һәр кунак эфир йолдызына әйләнә. Без дә йолдызга әйләнми калмадык әлбәттә.

– Сезгә Җәлилдә иң ошаганы нәрсә булды? Бала чагыгызда Җәлилдә яшәсәгез, укудан буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнер идегез?

– Сезнең бистәдә иҗади сәләтләрне үстерү өчен искиткеч шартлар тудырылган, – диде «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина. – Мин, мөгаен, сәнгать мәктәбеннән башлар идем: бистәгез бик матур, аны сурәткә төшерәсе килә!

Сәфәребездән кунакчыл Сарманга сокланып кайттык. Биредә бер мәртәбә булган кеше һичшиксез яңадан бу якларга әйләнеп кайтачак.

Фото Сарман муниципаль районы администрациясе архивыннан алынды; Александр Ефремов

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев