САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инвалид балалар авиация хезмәтеннән файдалана алалар

Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 14 ноябрендә дөнья күргән 2045 санлы Карары нигезендә гражданнарга социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә бирелә торган социаль ярдәм бирү чыгымнарын финанслау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

Алар нигезендә аерым категория инвалид балаларга дәвалау урынына бару һәм кайту өчен авиация хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге бирелә. Авиация чыгымнарын Социаль иминият фонды каплый һәм ул онкологик, гематологик һәм иммунологик авырулы инвалид балаларга, бөер җиткелексезлеге белән интегүче балаларга һәм аларны озата баручыларга дәвалау урынына бару һәм кайту өчен бирелә. Ләкин бер шарт белән: дәвалау урыны тимер юл транспорты белән 12 сәгатьтән артык бара торган ераклыкта яки 1000 км дан ким булмаска тиеш.
Карар үз көченә быелның 1 январеннән керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев