Иң өлкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Чаллы мэры бүләкләре тапшырылды
Хәбәрләр

Иң өлкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Чаллы мэры бүләкләре тапшырылды

Район Сабан туенда катнашучы мәртәбәле кунакларның берсе – Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев иде. Ул бәйрәмгә зур бүләкләр белән килгән.

 Наил Гамбәр улы исеменнән районның иң өлкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә – “Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак бүлекчәсе ясалма орлыкландыру операторы Людмила Гыймадиевага һәм “Нөркәй” агрофирмасының Нөркәй бүлекчәсе тракторчы-машинисты Рәес Хәмидуллинга кер юу машинасы һәм суыткыч тапшырылды.


Нет комментариев