САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илексазда гаиләләр бәйрәме узды

Кичә, Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне уңаеннан, Илексазда матур бәйрәм уздырылды.

Аны бик күңелле итеп мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Зарипова әзерләгән иде. Иң элек чарада катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов сәламләде, бәйрәм белән тәбрикләде hәм авылның иң өлкән гаиләсе - 66 ел бергә гомер кичергән Әзhәр hәм Мөхәссәнә Рәхимовларга Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Альбина Сабирова, районның Бөек Ватан сугышы hәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова да бәйрәм сәламнәре ирештерделәр. Чарада 30, 25, 15 ел бергә гомер иткән Фәнәви hәм Фәридә Әхмәтовлар, Илнур hәм Алсу Фәретдиновлар, Фәнис hәм Илфиза Сабировлар гаиләләре бәйгедә катнаштылар. Алар үзләре белән таныштырып, аш-суга, себерке бәйләүгә осталыкларын күрсәттеләр, милли гореф-гадәтләрне барладылар. Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Талантлы кыз-улларга, оныкларга, кияү-киленнәргә бай җирлектә гармун моңы тынып тормады. Нәфис сүз осталарының чыгышларын да тамашачылар җылы алкышларга күмделәр. Кичке караңгылык төшкән бәйрәм мәйданыннан беркем дә китәргә ашыкмады. Кичке уеннарны хәтерләткән күмәк биюләр дә hәркемне яшьлегенә алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев