Илексаз мәктәбендә ришвәтчелеккә каршы көрәш алып баралар
Без матур, тыныч тормышта яшибез.
Өстәлләребез мул, өсләребез бөтен, якты, иркен мәктәпләрдә укыйбыз, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы. Дөньяда бар нәрсә дә яхшы, кешеләр дә гел дөреслек буенча гына гадел яшиләрдер кебек тоела... Тик...
Үсә-үсә моның нәкъ без уйлаганча гына булмавын, тормышта без белмәгән күп кенә тискәре күренешләр дә очравын күрәбез. Телевизорлардан, радиодан коррупция, ягъни ришвәтчелек күренешләре турында еш сөйлиләр, үзебезнең район газетасы битләреннән еш укыйбыз. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Димәк, ришвәтчелек бик начар нәрсә булып чыга. Нәрсәдән килеп чыга икән соң бу начар күренеш? Мин бу хакта бик озак уйландым һәм менә шундый нәтиҗәгә килдем.
Бу дөньяда гади адәм баласы барлык проблемаларын дөрес юл белән хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә ул дөрес булмаган юл эзли башлый, ягъни кемгәдер акча бирә дә проблемасын чишә. Шулай ук берәр кирәкмәгән, зарарлы эш өчен дә акча түләп котылу очраклары бар икән. Әйтик, берәү юлда машинасында барганда тизлеген арттыра. Моны полиция хезмәткәре туктата һәм тизлеген нык арттырган өчен машина йөртү таныклыгын алырга уйлый. Шофёр куркуга төшә, полиция инспекторына акча тәкъдим итә. Тегесе исә башта карышып маташса да, шыгырдап торган меңлекләрне күргәч йомшара һәм тәртип бозучыны бернинди җәзасыз иреккә җибәрә. Ришвәт биреп җәзасыз калган машина йөртүчене икенче тапкыр да тәртип бозмас диеп кем әйтә ала?!!!
Димәк, ришвәт ул тәртип бозуларга да, җинаятьчеләргә дә юл ача әле. Бу - бик куркыныч. Бу нәтиҗәләр ришвәт алучыга яки бирүчегә карата һичшиксез җәза бирергә кирәклеген күрсәтә. Кызганыч, ришвәт алу һәм бирү башка бик күп өлкәләрдә дә күзәтелә.
Хәер, бергәләп көрәшкәндә һәм битарафлык күрсәтмәгәндә генә без әлеге тискәре күренешләрне бетерә алачакбыз. Илексаз мәктәбендә әлеге темага класс сәгатьләре, рәсем һәм сочинение конкурслары уза.
Безнең яраткан илебез – Россия, ул ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам.
Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәгебез - үзебезнең кулларда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев