Җиләк-җимеш, яшелчәләр: кайсы нинди файда китерә?
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 1-7 апрель көннәре Сәламәтлек атналыгы дип билгеләнде. Гомуми-гамәли табиб Гөлшат Кушаеваның киңәшләре сезгә сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Файдалы матдәләре күбрәк саклансын өчен, табиблар яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дөрес кулланырга, сакларга һәм әзерләргә киңәш итәләр.
Белгечләр әйтүенчә, яшелчә һәм җиләк-җимеш — кеше өчен сәламәтлек, яшьлек һәм матурлык чыганагы. Үсемлекчелек продуктларында бик күп витаминнар, минераллар, клетчатка һәм кеше организмының дөрес эшләве өчен кирәк булган башка матдәләр бар. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр организмның иммунитетын ныгыта, аны төрле авырулардан саклый торган үзлеккә дә ия. Аларның иң зур "плюс"ы — алар составында организмның картаю процессын тоткарлый торган антиоксидантларның булуы. Бу файдалы продуктларны куллану, аларны дөрес итеп саклау һәм әзерләү кешегә ныклы сәламәтлеккә, энергиягә ия булырга ярдәм итә. Алар тагын нинди үзлекләргә ия? Аларны ничек дөрес кулланырга һәм әзерләргә? Гомуми-гамәли табиб Гөлшат Кушаева белән шушы хакта сөйләштек.
— Чыннан да, яшелчә һәм җиләк-җимешләр кеше организмы өчен әһәмиятле роль уйныйлар. Әйтик, сарымсак, суган һәм цитруслыларда бактерияләргә каршы тора торган үзлеккә ия фитонцидлар бик күп. Салкын тигәндә, алар авыру китереп чыгаручы бактерияләрне басарга, авыз куышлыгындагы микробларны бетерергә ярдәм итәләр. Яшелчәләрнең күбесе майларның ашказаны секрециясенә тәэсирен җиңеләйтәләр, майлар белән бергә үт кудыргыч үзлеккә дә ия алар. Ә яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрнең төп өстенлеге — организм күзәнәкләрен авырулар һәм картаюдан саклау. Моңа алар составында булган бета-каротин һәм С витамины ярдәм итә.
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасын төсенә карап билгеләргә мөмкин.
Сары җимешләр, мәсәлән, йөрәк-кан тамырларын ныгытучы каротиноидларга бай. Мондый җимешләргә сары алма, абрикос, персик, кавын, банан, ананас, төсле кәбестә, кукуруз керә.
Кызыл-сары төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр антикосидант булып торалар һәм алар ракка каршы тору үзлегенә ия. Болар — кишер, манго, кабак, сырганак һәм башкалар.
Кызыл төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр матурлыкны, организмны яшь көе озаграк сакларга, бәвел юлларындагы ялкынсынуны басарга, ракны булдырмаска ярдәм итәләр. Аларга кызыл алма, карбыз, чия, гранат, кура җиләге, мүк җиләге, помидор, чөгендер һәм башкалар керә.
Яшел яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы, нервларны ныгытучы һәм башка файдалы үзлекләргә ия хлорофилл, магний, калий и кальций күп. Алар шулай ук А, В, С витаминнарына бай. Яшел төс кайбер алмаларда, киви, авокадо, кыяр, кәбестә, борчак, шпинат, сельдерей, салатта бар.
Аксыл шәмәхә, ягъни сирень төсендәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр — караҗиләк, күк җиләк, кара бөрлегән, виноград, слива, баклажан шулай ук — антиоксидантлар чыганагы. Алар картаю процессын акрынайталар һәм микробларга каршы торалар.
Яшелчәләр организмны витаминнар белән генә түгел, тимер, магний, фосфор, кальций, калий кебек минераль матдәләр белән дә тәэмин итәләр, Моннан тыш, аларда органик кислоталар һәм эфир майлары бар. Бу матдәләр ашказаны эшчәнлеген яхшырталар, организмны авыррак азыкны кабул итәргә әзерлиләр, балык белән итне яхшырак үзләштерергә ярдәм итәләр.
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең тагын бер уңай яклары бар — алар түбән калорияле. Шуңа күрә алар артык авырлык белән интегүче кешеләр өчен билгеләнгән диета һәм дәвалау туклануының аерылгысыз өлеше булып торалар.
Добойка
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә витаминнар мөмкин кадәр күбрәк саклансын өчен, аларны дөрес сакларга һәм әзерләргә кирәк. Файдалы матдәләр күбрәк свежий һәм туңдырылган яшелчәләрдә була. Йомшарган һәм җыерчыкланган яшелчә һәм җиләк-җимешне кулланмаска киңәш ителә.
Яшелчә һәм җиләк-җимешләргә термик эшкәртү һәм шикәр тискәре йогынты ясый. Яшелчәләр пешергәндә һәм пресс астында әзерләгәндә витаминнарын тулысынча диярлек югалталар. Мәсәлән, пешерелгән кәбестә, пешерелгән яки кыздырылган ташкабакның кеше организмы өчен файдасы юк диярлек. Ә менә кишер, чөгендер, сарымсак, яшел борчак һәм сельдерей пешергәндә азрак зыян күрәләр. Яшелчәләрне әзерләүнең иң яхшы ысулы — аз гына сыеклык белән микродулкынлы мичтә, шулай ук парда пешерү һәм грильдә яки яссы металл өслектә майсыз кыздыру. Файдалы матдәләре күбрәк саклансын өчен, аларны әзерләр алдыннан гына юу, чистарту һәм турау яхшы. Ә яшеллекне ризыкка табынга бирер алдыннан гына өстәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев