САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Икенче атна җиңүчесе – безнең якташыбыз

“Болгар” радиосы игълан иткән "Татар булуым белән горурланам" бәйгесенең икенче атнасында безнең якташыбыз – Эстониядә яшәүче Фәүзия Яхина җиңү яулады.

Бәйге кысаларында “Болгар” радиосы татар халкының тугры уллары һәм кызларыннан 1 ай дәвамында bolgarradiosi@mail.ru электрон почтасына милләтпәрвәрлек хисе белән сугарылган шигырьләр кабул итә. Атнаның һәр җомгасында 1 җиңүче сайлап алына. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак, өстәвенә һәр атна җиңүчеләре арасында акчалата бүләк тә уйнатылачак, дип хәбәр итәләр “Болгар”лылар. Сез дә кушылыгыз, җиңүләр яулагыз, хөрмәтле райондашлар! Ә Фәүзия ханымны зур җиңүе белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев