САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игәнәбашта авыл көне бик күңелле үтте

Агымдагы елның 15 июлендә Игәнәбашта авыл көне зур әзерлек белән үткәрелде.

Халык җыйган акчага бүләкләр алынды. Боларга өстәп, бәйрәмгә кайтучылар мул итеп күчтәнәчләр дә алып кайтканнар иде.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов башлап җибәрде, һәркемгә күңелле ял теләде. Авыл халкы һәм кунаклар да күңел түрләрендә йөрткән сүзләрен җиткерделәр. Уеннарда җыелган халык барысы да бердәм катнашты. Халкыбызның милли уеннары, төрле кызыклы бәйгеләр оештырылды. Җиңүчеләргә, авыл тормышында һәм уеннарда иң актив катнашучыларга, юбилярларга бүләкләр тапшырылды.
Халык очрашудан бик канәгать калды. Аңа барлыгы 400 ләп кеше җыелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев