Яз кызын урларга Кыш егете килгән
-
И, табигать, сабый күңеледәй,
Үзгәрүчән синең күңелең.
Яз кызыңны кочып туйлаганда,
Могҗизага тиң бит бүгенең.
Ап-ак күлмәк кигән Яз кызыңны
Кыш егете килгән урларга.
Салкын караш атты табигатькә,
Ак буранын сипте юлларга.
Язга дәште:
"Ник ашыгып киттең?
Акландымы,- диде,- өметең."
"Ашыгулар ялгышуга илтә",
Хушлашырга килде егетең...
Яшь йөрәгең сөйгәч, табигатьнең
Җылы, дигәнсеңдер, кочагын.
Ә нишләрсең, минем ярсулардан
Сүнеп калса яшәү учагың?"
Сүнәме соң?!...
Табигатькә Язның
Саф сөюе кирәк өзелеп.
Күрәсезме? Кояш көлә күктә,
Кыр казлары очты тезелеп.
Яз кошлары, җирне-күкне мактап,
Сайрап торыр өчен җыр ятлый.
Табигатьнең назлы кочагына
Ак хыялга чумган Яз атлый.
Айсылу Кәлимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев