Яшүсмерләр энергетикларны ни өчен эчәләр?
Республикада яшүсмерләргә энергетик эчемлекләр һәм зажигалкалар сатуны тыйдылар.
Янәшәдә - яшүсмер
Зөлфия Шәрипова
Шушы көннәрдә генә интернет челтәрендә Россия шәһәрләренең берсендә 14 яшьлек яшүсмернең энергетик эчкәннән соң үзен начар хис итүе турында яздылар. Яшүсмер, сул як күкрәгендә авырту тойгач, авыртуны баса торган таблетка эчкән. Ул ярдәм итмәгәч, әти-әнисе малайны хастаханәгә илткәннәр һәм ул шунда үлгән. Шунда ук бу хәлнең энергетиклар эчүнең яшүсмерләр үлеме белән бәйле беренче генә очрак түгеллеге дә әйтелгән. Моннан ике ел элек Мәскәү шәһәрендә 16 яшьлек яшүсмернең кимендә дүрт банка энергетик эчкәннән соң аңын югалтуы һәм вафат булуы турында билгеле.
“Әллә кайдагы шәһәрләрдә булган хәлнең безгә ни катнашы бар?” – диярләр, бәлки, кайберәүләр. Ерак барасы юк мондый хәлнең күрше шәһәрләрдә дә, мәсәлән, Чаллыда да булуы билгеле. Һәр дүрт очрак та үлем белән тәмамланган.
Кызганычка каршы, энергетиклар безнең район кибетләрендә дә сатыла. Сатуда бар икән, димәк, аларны бездә дә алалар һәм кулланалар. Алай гына да түгел, бу уңайдан әти-әниләр, әби-бабайлар арасында борчылучылар да юк түгел.
- Шул эчемлекне эчкәннән соң хәле начарланучы балалар, яшүсмерләр турында ишеткәнем бар. Аның бик тә начар әйбер икәнен беләм. Кайткан саен, мәктәп яшендәге ике оныгымның да сумкаларын актарам. Әлеге эчемлекне эчүләрен катгый рәвештә тыйдым. Әти-әниләренә дә даими әйтеп торам, - диде оныклар тәрбияләшүче бер ханым.
- Безнең балалар да эчәләр инде аны, - диде икенче бер яшь кенә хатын-кыз.
Хәер, урамда кулларыннан шешә төшермичә йөргән яшүсмерләрне үземнең дә күргәнем бар. Шушы көннәрдә район үзәгендәге кибетләрнең берсенә кердем. Кибеттә – бер төркем яшьләр, хәер, яшьләр дип әйтерлек тә түгел үзләрен, мөгаен, яшүсмерләр. Мин энергетик эчемлекнең шешәсе тышына язылган язмалар белән танышканда, әллә ничәсе шул банкалы эчемлекне алып чыгып китте. Араларында кызлар да бар иде. Артларыннан ияреп чыгып, әңгәмә корып алдым:
- Сезгә ничә яшь?
- Унсигез. Паспортны күрсәтә алабыз.
- Күптән кулланасызмы?
- Юк.
- Еш кулланасызмы?
- Атнага бер-ике тапкыр. Без ул кадәр бай түгел, көн саен куллана алмыйбыз.
- Ә ни өчен кулланасыз? Бик арыйсызмы?
- Арудан түгел, ул тәмле, аның составында шикәр күп.
- Артык шикәр, гомумән, энергетик эчемлекләрнең зарарлы булуы, аннан вафат булу очраклары барлыгын беләсезме?
- Күп ризыклар зарарлы. Әйтик, кыздырган ит, бәрәңге һәм башкалар.
- Энергетик эчкәч, үзегезне ничек хис итәсез? Көч кереп, башыгыз яхшырак эшләп китәме?
- Юк, гадәттәгечә хис итәбез.
- Ә 4-5 биш сәгатьтән соң?
- Шулай ук гадәттәгечә. Все нормально.
Әйе, тик бу – хәзергә генә шулай. Ә берничә елдан әлеге яшьләрнең сәламәтлекләре ни дәрәҗәдә булуын ачык кына күз алдына китерү кыен.
Республика Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының район бүлеге әйдәүче белгече-эксперты Кадрия Вагыйзовадан әлеге эчемлекнең сатылу тәртипләре турында сораштым.
- Әлеге эчемлекне “сатарга ярамый” дигән тыю юк. Ләкин аны 18 яшькә кадәрле яшьләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, сәламәтлегендә психик тайпылышлары булган, нерв ярсучанлыгы күтәренке кешеләргә, йокысызлык белән интегүче, кан басымы югары булганнарга куллану киңәш ителми, - диде ул.
Әлеге сүзләр энергетикларның банка тышына да язып куелган. Әле, җитмәсә, составларында балаларның активлыклары һәм игътибарына тискәре йогынты ясый торган буягычлар да бар икән.
Энергетиклар, чыннан да, зарарлымы? Закон аларга карата нинди карашта тора? Бу сораулар белән без кайбер җаваплы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иттек.
Айрат Бакиров, табиб психиатр-нарколог:
- Энергетик эчтең дә хәл кереп китә, дип уйлыйлар кайберәүләр. Ләкин бу алай түгел. Бүгенге көндә кайбер илләрдә, Россиянең күп кенә төбәкләрендә аны сатуны чиклиләр яки бөтенләй тыялар.
Энергетикларның составы барысыныкы да бертөсле, аерма бераз гына булырга мөмкин. Ул – югары калорияле эчемлек. Аларның төп компоненты – кофеин. Чама белән генә кулланган очракта, ул баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра, йөрәкнең чыдамлылыгын арттыра. Ярты литр банкада 150 мг кофеин бар. Бу – зурлар өчен рөхсәт ителгән тәүлеклек норманың яртысы. Шикәр дә мускулларга һәм баш миенә көч бирә. L–карнитин физик чыдамлылыкны арттыра, мускулларның аручанлыгын киметә. Таурин йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Женьшень һәм гуарана – тоник компонентлар. В төркеме витаминнары нерв системасы һәм баш мие эшчәнлегенә тәэсир итә.
Энергетиклар, чыннан да, 3-4 сәгатькә көчне һәм игътибарны арттыралар, кәеф күтәренкелеге бирәләр, хәтерне һәм реакцияне яхшырталар. Ләкин бу – кыска вакытка гына, соңыннан хәл начарланып китәргә мөмкин. Энергетикларны еш куллану кан басымы күтәрелүгә китерә, составында шикәр күп булу сәбәпле, ул сәламәт кешеләр өчен дә куркыныч. Шунысын да әйтергә кирәк: организмга көчне эчемлек үзе бирми, организм аны үз ресурсларын куллану исәбенә үзеннән ала, ә инде эчемлекнең тәэсире беткәч, кеше хәлсезләнә, кан басымы төшә, ул ярсый. Кеше, эчемлеккә күнеккәч, аны эчмичә, күңел күтәренкелеге ала алмый башлый. Энергетик шулай ук нерв системасын какшата, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген ярсыта, таурин нәтиҗәсендә ашказаны согының кислоталылыгы күтәрелә һәм кешенең саруы кайный башлый. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә аннан бөтенләй баш тарту яхшы. Шуңа күрә энергетиклар эчүне гадәт итеп алмаска кирәк, аны бик сирәк кенә куллану киңәш ителә.
Энергетикларны даими кулланучыларда миокард инфаркты нәтиҗәсендә үлем очраклары, көзән җыеру, аритмия, мигрень, эч китү һәм косу, эш сәләтен югалту һәм игътибар кимү күзәтелә.
Эчемлекне артык күп кулланучыларда түбәндәге билгеләр барлыкка килә: артык ярсучанлык, нерв “тик”лары, йокысызлык, кан басымы уйнау. Шуңа күрә, “передозировка” икәнен сизәсез икән, 2-3 литр су эчеп, косарга, соңыннан активлаштырылган күмер таблеткасы эчәргә кирәк. Авыр очракларда ашыгыч ярдәм чакыру яхшы.
Шуны истә тотарга кирәк: кофеиннан башка да тәнгә көч-хәл кертергә мөмкин. Мәсәлән, су эчәргә кирәк. Организмны җитәрлек күләмдә су белән тәэмин итү арыганлыкны бетерә, организмны хәлле-көчле итеп тотарга ярдәм итә. Витаминнар эчү дә файдалы. Спорт белән шөгыльләнегез. Җиңел һәм уртачак физик күнегүләр нерв системасын стимуллаштыра, сәламәт һәм табигый көч бирә.
Агымдагы елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшүсмерләргә кайбер товарларны сатуны тыя торган законга кул куйды. Аның нигезендә балигъ булмаганнарга тонусны, ягъни тереклек сәләтен күтәрүче алкогольсез эчемлекләрне һәм составында сыекландырылган углеводород газы булган көнкүреш предметларын, шул исәптән зажигалкаларны сату тыела.
Тыюларны бозучыларга штраф салу күздә тотыла. Гражданнар өчен ул – 3-5 мең, вазифаи затлар өчен – 30-50 мең, оешмалар өчен 100-150 мең сум.
Беркетмәләрне шәһәр һәм муниципаль районнар округлары төзергә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Ботенлэй кырып себереп сатудан алып атарга анын ише начар эчемлеклэрне, яшь буыннар таза, исэн булырлар иде, неужели ул эчемлекләрне бетереп булмый ботенлэй
0
0