Яңгыры да, кары да киртә түгел
Яңа елның 15 гыйнварында Нәфисә Миңнехуҗинаның хат ташучы булып эшли башлавына 38 ел була.
Нәфисә ханым – районның иң өлкән хат ташучыларыннан берсе. Ул бу хезмәттә – 1987 елдан бирле.
Янурыс авылында туып-үстем, шушы авылда яшим. Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәдә бер ел бухгалтерлар курсында укыдым. Аннан туган авылыма кайтып, колхозда кассир булып эшләдем. Ул вакытта хуҗалык «Серго исемендәге колхоз» исемен йөртә иде. Улым Альберт туганнан соң, декрет ялында булдым да кабат колхоз идарәсенә эшкә чыктым. Кызым Альбинага бер яшь тулмаган иде, хат ташучы эшенә чакырдылар. Риза булдым. Баланы әнием карашты. Без ул чорларда бергә эшләгән хат ташучылар берничә генә калдык. Каташ Каран авылы хат ташучысы Ләйсирә миннән дә иртәрәк эшли башлаган иде, хәзер дә шушы хезмәттә ул. Мортамактан Ләйсирә апа, Саклаубаштан Лилия дә шул чорларда ук эшли башлаганнар иде, – дип искә ала Нәфисә ханым.
Әлбәттә, моннан 37 ел элеккеге хат ташучы хезмәте белән бүгенгесе арасында зур аерма бар. Үзебезнең балачактан гына да яхшы хәтерлибез: балалар өчен чыга торган бер-ике газета һәм журналга язылу мәҗбүри иде. Ә зурлар үз яшьләре өчен туры килә торган матбугатка язылдылар. Акчасын колхоз һәркайсының хезмәт хакыннан тотып кала иде. Халык ул елларда үзе дә бик теләп шактый газета-журналга языла иде. Хат ташучылар ул чорларда шыгрым тулы сумкалар белән йөрделәр. Аңа бер урамга таратасы газета-журналлар көчкә сыя иде.
Ул заманнардан соң инде күп нәрсә үзгәрде. Шулай ук – хат ташучылар хезмәте дә. Янурыс авылында бүгенге көндә почта бүлекчәсе, «өйдәш» булып, мәдәният йортының бер бүлмәсенә урнашкан. Моңа кадәр бүлекчә начальнигы да булган. Узган ел эштән китү сәбәпле, Нәфисә ханым хәзерге вакытта берүзе калган. Җитәкче вакансиясе инде елдан артык буш тора – керергә теләүче кеше юк икән. Инде шактыйдан бирле лаеклы ялда булган Нәфисә ханымның үзен алыштырырга теләүче дә күренми икән. Дүрт урамлы Янурыс – тулысы белән аның карамагында. Дөрес, өр-яңа бишенче урам да бар, ләкин әле анда – ике генә хуҗалык. Яңа йортлар калку, әлбәттә, куанычлы күренеш. Ә менә авылда буш йортларның аз булуы һәм аның төзеклеге – икенче сөенеч.
Хат ташучының вазифасына биредә матбугатка яздыру, газета-журналлар, пенсия, хатлар, субсидия тарату керә. Авыл халкына заказлы хатлар күп килә икән. Теләгән кешеләрдән түләүләр дә кабул итә. Ә менә почта бүлекчәсе начальнигы булмау сәбәпле, товар сату каралмаган. Ләкин аның да ай саен 9-10ар мең сумлык товар саткан чаклары булган.Ә менә матбугатны почта машинасы китереп бирү уңайлы. Каташ Каранныкын да санап, әзерләп җибәрә хат ташучы.
Лаеклы ялга чыгуыма да шактый. Өлкәннәр хакына гына йөрим. «Син китсәң, безгә пенсияне кем таратыр? Без Сарманга барып, банкоматлардан акча алып кайтып йөри алмыйбыз», – диләр. Начальник урынына да, хат ташучы хезмәтенә дә керүче юк. Мин дә бит мәңгелек түгел. Акчасы аз булса да, эше күп инде хат ташучының. Гомер буе эшләгән эш булгач, ияләшкәнмен, хезмәтемнән канәгатьмен, – ди Нәфисә ханым.
Элекке елларда ул «Сарман»га иң күп яздыручы хат ташучы буларак, конкурста җиңеп, кыйммәтле бүләккә дә ия булган – Казан шәһәренә барып, кунак булып, ял итеп кайткан иде. Ә бу яртыеллыкта район газетасын 33 хуҗалык алдыра икән. Дөрес, язылганда алар 39 булган. Берничәсе өч айга гына язылган булып чыкты. Форсаттан файдаланып, шуны да искәртеп үтәсе килә: редакция үткәрә торган конкурсларда катнашу өчен, алты айга язылу кирәк. Ә бүләкләр безнең – шактый саллы, узган яртыеллыкларда җиңүчеләр бик канәгать калганнар иде. Инде Янурыста да 2025 елның I яртыеллыгына язылу бара. Һәркайдагыча, бер язылганы языла икән биредә дә. Җирлектә бер-ике генә газета-журналга түгел, күбрәккә дә язылучылар бар. Авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, мәсәлән, һәр кампания вакытында 6 төрле газетага языла икән. Пенсионер Мансур Мәүләвиев тә 5 төрле газета алдыра. Илдар Зиннуров, Җәүдәт Салихҗанов та укырга яратулары белән аерылып торалар.
Әлбәттә, тулы атна эшләмәсә дә, хат ташучының хезмәте җиңел түгел. Кырык елга якын якын иңнәрендә йөрткән газета-журналларның авырлыгы да соңгы елларда үзен сиздерә – куллары да, аяклары да авырткалый икән.
– Матбугат авылга атнага ике тапкыр килә, пенсияне дә, гәҗитләрне дә кайту белән көнендә үк таратып бетерәм, беркайчан да икенче көнгә калдырганым юк. Буранга да, яңгырга да карап тормыйм, чөнки язылган кеше газета-журналларны көтеп ала, – ди Нәфисә ханым.
Әле хуҗалыгында мал-туары, тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләре, гомер иткән карты Инсаф абый да көтеп тора аны. Без сезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, хезмәтегездән тәм табып эшләвегезне, абунәчеләрегезнең күп булуын телибез, хөрмәтле Нәфисә ханым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев