Гуманитар ярдәм өчен, район халкына Украинадан рәхмәт җиткерәләр
«Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте кысаларында республиканың “Алга”, “Тимер” батальоннарында хезмәт итүче ир-егетләргә безнең районнан да гуманитар ярдәм озатылуы хакында без язган идек инде.
Биш тоннага якын азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, кием-салым әзерләнеп илтеп бирелде. Ярдәм туплауда район халкы да зур активлык күрсәтте. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменә 13140 нчы хәрби часть командирының хәрби-сәяси әзерлек буенча урынбасары А.Громышның Рәхмәт хаты килде. Анда диңгез пехотасының Жуков орденлы 810 нчы аерым гвардия бригадасы командованиесе рухи һәм матди ярдәм, игелекле гамәлләр һәм Украинада махсус хәрби операция бурычларын уңышлы үтәүдә катнашкан өчен район халкына рәхмәт җиткерүе хакында әйтелә. Игелек җирдә ятмый, диләр. Изге гамәлләр җиңүгә өлеш булып барып ирешсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев