САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөлчәчәк ханым 34 ел хатлар ташый

“Нөркәйгә бару өчен, “попутка”га чыгып басабыз, кайтканда, газета-журналлар, хатлар һәм товар белән тулы сумканы алып, тагын “попутка”га чыгабыз”, – ди Сөлек авылы хат ташучысы Гөлчәчәк Газизова.

Кешенең табигате шундый: ул һәрвакыт эзләнүдә һәм һәрвакыт алга, яхшыракка омтыла. Кечерәк фатирны — зуррагына, искерәк машинаны — яңарагына, бер эшне икенчесенә алыштыра. Ә менә Сөлек авылы хат ташучысы Гөлчәчәк, кияүгә чыгып, әлеге авылга килен булып төшүгә үк тотынган хезмәтен бернигә дә алыштырмый. Тормыш иптәше Тәлгать белән балалар үстерәләр, хуҗалыкны ныгыталар, тормышларын тагы да матурлыйлар. Еллар үтә-үтә, ире үз эшен дә ачып җибәрә. Инде азмы-күпме тәҗрибәсе дә булган бухгалтер белемле кыз да, эзли калса, белеменә туры килә торган эшне тапмый калмас иде, мөгаен...

Ә үзе ул Карашай-Саклау авылында туып-үсә. 

— Мин икенче сыйныфка укырга барганда, әтиебез исән түгел иде инде. Әни мине, абый белән апамны ялгызы үстерде. Абый авылда төпләнеп калды. Апам бүгенге көндә Уфада яши. Ә мин менә 1989 елда Сөлеккә килен булып төшкән идем, инде шушы авыл кешесенә әйләнеп беттем, — дип искә ала Гөлчәчәк ханым.

Мәктәпне тәмамлагач, бер ел авылда сыер да сауган әле ул. Соңыннан Бөгелмәдә бухгалтерлар курсларын бетерә, колхозда бухгалтер булып эшли. Аннан соң инде Сөлеккә килен булып төшә. «Төшкән урыныңда таш бул», — дип тели торган булганнар элекке елларда яшь киленнәргә. Бу сүзләрнең Гөлчәчәккә карата әйтелгәннәре фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килгәндер, күрәсең, Сөлекнең уңган-булган гаиләсе — булачак каенатасы Җәүдәт абый белән каенанасы Гөләндәм апа яши торган нигезнең ныклы бер ташына әйләнә ул. 

— Каенатам гомер буе механизатор булып хезмәт куйды, "К-700"та эшләде. Каенанам сыер савучы иде. Икесе дә тырыш, эшчән булдылар. Каенатамның вафат булуына җиде ел булды. Каенанам узган ел гына бакыйлыкка күчте. Тормыш йөген бергәләп тарттык. Балаларымны да үстерештеләр алар, — дип сөйли Гөлчәчәк ханым. 

Ә үзе менә утыз елдан артык кешеләргә шатлык өләшә ул. Болай дип әйтү дөреслеккә тулысынча туры килә — газета-журналлар кеше өчен рухи азык, бер шатлык булса, хатлар — икенче сөенеч. Элекке елларда кешеләрнең бер-берсенә язган хатлары сумка тулы газета-журналлар янында шактый урын алып тора, кешеләр үзләренең якыннарына бәйрәм саен открыткасын да сала иде. Дөрес, ул еллардан бирле күп нәрсә үзгәрә: башта ярыйсы гына булган хезмәт хаклары акрынлап төшеп бетә, хатлар да хәзер кәгазь түгел, электрон, газета-журналларны да интернет кысрыклый бара. Шулай да кулга тотып, газета-журнал уку тәмен белгән кешеләр, Аллаһка шөкер, бар әле. Бер урам да бер тыкрыктан торган Сөлек авылында да шактый икән алар.

— Авылыбызда 97 хуҗалык. Шуларның 40 ка якыны вакытлы матбугатка языла. Район газетасы "Сарман«ны 15 кеше ала. Республика матбугатына язылучылар да бар. Яздырганда, кыенлыклар килеп чыгып тора инде. «Бу юлы акчам юк, икенче тапкырында язылырмын әле» яки «ташламалы ункөнлекне көтәм әле» диючеләр дә булгалый. Кайберләре өчен үз акчамны да түләп торам. Күбрәк бер язылганнары языла инде аның. Планнар төрлечә була: үтәгән чаклар, үтәмәгән чаклар... Иң күп газета-журналларга язылучыларга килгәндә, алар — Нурия Зәкиева белән Зөлфия Галиева. Икесе дә сыер савучы булып эшләделәр, хуҗалыкларын да алып бардылар, укырга да вакыт таптылар. Хәзер дә, һәр язылган саен, бишәр-алтышар газета-журналга язылалар, — ди Гөлчәчәк.

Авылдашлары да аның хезмәтеннән бик канәгать.

— Бездә элекке еллардан ук почта бүлекчәсе булмады, Гөлчәчәк халыкка өеннән хезмәт күрсәтте. Кайчан барып керсәк тә, якты йөз белән каршы ала. Утка, газга түләүләр, газетага язылыр өчен һәрвакыт аңа киләбез. Хат язсак та, аңа китереп бирәбез. Почта аша башкарыла торган эшләргә бөтен авыл халкы аңа йөр. Аның аша киткән хатлар һәрвакыт иясенә барып җитә, килгән хатларны, пенсияне, газета-журналларны да вакытында тарата ул, — ди Сөлек авылы мәдәният йорты директоры Раушания Даутова.

Быелдан башлап, хат ташучылар хезмәтенә, кызганычка каршы, куандырмый торган яңалыклар да кергән. Элек почтаны авылга китерсәләр, хәзер аны унике километр ераклыктагы Нөркәй постыннан барып алалар икән. "Попутка"га чыгып, башта унике километрны үтәсе, кайтканда, газета-журналлар тутырылган авыр сумканы күтәреп, тагын шул ук "попутка"га чыгып басасы. Әле сумкада пенсиясе, күпме квитанция, хатлары да йөри, ай саен ун меңлек товарны да шушы ук юл белән күтәреп алып кайтырга кирәк. "Попутка"сы да төрле чакта төрлечә аның: кайчак шунда ук машина очрый, кайчак шактый озак көтәргә туры килә. Яңгыр, кар-буран дип тә тукталып каласы түгел. Товар, дигәннән, Нөркәй посты өчен аның планы барлыгы — 80 мең сум.

Элекке елларда Гөлчәчәк ханымга эшендә балалары да ныклы терәк булганнар, хуҗалыкта да эшләп үскәннәр алар. Хәзер инде зур кызлары Гөлия күрше район агрофирмасында экономист булып эшли, икенчесе — Алия дә шунда ук "Россельхознадзор«да — агроном. Иң кечкенәләре Лилия 9 сыйныфта укый.
Гөлчәчәк әле быел җәй көне тагын бер эшкә алынган — дүрт өлкән кешегә социаль хезмәтләр күрсәтә. Анысын да яратып, күңел җылысын биреп башкара ул. 

Ә йортта — абзар тулы терлек-туар, кош-корт, зур бакча. «Сөт бәясе күтәрелә башлады әле, җәй көне бик арзан иде», — ди ул, сөенеп. Ничә еллар каенатасы һәм каенанасы белән дә тату гомер кичерә, тормыш иптәше Тәлгать белән аларны тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озата. Моннан тыш, үз әнисе дә алар карамагында була. Абыйсы Фирдәвис тә, яман чир эләккән хатыныннан калып, ун ел урында ятып, бакыйлыкка күчә. Аларны тиешенчә тәрбияләп тору, хөрмәтләп соңгы юлга озату да Гөлчәчәк һәм аның гаиләсе җилкәсенә төшә.

Ә гомер дигәнең, хезмәт һәм тормыш мәшәкатьләре белән үрелеп, чәчләргә ап-ак бәсләр сибә-сибә, җай гына ага бирә. Инде Гөлчәчәк ханымга да лаеклы ялга чыгарга санаулы гына вакытлар калып бара. «Эшегездә заманча уңайлыклар булдырылсын, күп еллар куйган тырыш хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын!» — дигән теләктә калабыз без аңа карата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев