САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елның беренче баласы туды

Кичә — 11 гыйнварда район үзәк хастаханәсе балалар тудыру йортында беренче бала туды.

Ә Сарманда яшәүче Марат һәм Альбина Мыльниковлар гаиләсендә ул — өченче бала. 
Аларны кызлары дөньяга килү белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, баланың исән-сау, бәхетле һәм тәүфыйклы булып үсүен теләде, бүләк тапшырды.

Альбина ханым декрет ялына чыкканчы хезмәт куйган район үзәк китапханәсе коллективы да бәхетле әти белән әнинең шатлыгын уртаклашты, китапханәләр системасы директоры Лилия Афзалетдинова да матур теләкләрен җиткерде. 
— Ана да, бала да үзләрен яхшы хис итәләр. Йөклелек чоры да әйбәт кенә узды, бала да дөньяга катлаулануларсыз гына килде, — диде акушер-гинеколог Рано Рахматова. 
Бала 3килограмм да 600 граммлы булып туган. Әти-әнисе аңа Мәликә дип исем кушмакчылар. Кечкенә Мәликәне абыйсы Азат та, апасы Миләүшә дә көтеп алганнар. Ике яктан әбиләре дә, бабасы да нәни оныклары өчен бик шат.

Шунысын да әйтергә кирәк: Мәликә — районның яңа елда туган тугызынчы баласы. Районыбызның яшь әниләре бәйрәм ялларында тирә-як шәһәрләрнең балалар тудыру йортларында 8 бала тудырганнар. Без дә районыбызның яшь гражданнарына сәламәтлек, иминлек, әти-әниләренең куанычы, районыбызның горурлыгы булып үсүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев