САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эчкән коега төкерүнең, таш атуның чиге булырмы?

“Экология – һәркем эше” дигән шигарь астында районда, республикада күп чаралар үткәрелә.

 Ни кызганыч, минем анда бер эшем дә юк, дип, гел киресен эшли торганнар да юк түгел. Моңа инаныр өчен, әллә ни ерак китәргә дә кирәкми. Паркларга, чишмә буйларына чыгып керү дә җитә.
Сарманыбыз, авылларыбыз, ямьле җәйләр җитүгә, тагын да матурланалар, аллы-гөлле чәчәкләргә төренәләр. Район үзәгендә, Җәлил поселогында урнашкан ял паркларындагы гүзәллек күзләрне иркәли, күңелләргә рәхәтлек, ләззәт өсти. Атынам, дисәң – атынгычы, утырам, диючеләргә төрледән-төрле фасонлы утыргычы бар. Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр өчен тренажерлар, спорт инвентаре куелган. Файдалы ял өчен барлык шартлар тудырылган. Зарланырлык урын да юк. Дөрес, гаеп эзләгән кешегә һәрвакыт тырнак астында кер табыла. Менә шушы уңайлыкларны инкарь итеп, башкалар хезмәтен мыскыл итүдән тагын да ләззәт кичергәннәрнең йөзләрен күрәсе иде! Чүп ташларга урналар куелган бит инде, юк, нәкъ менә җиргә ташлагач, ул адәм актыгы “кайф” кичерә, ахырысы. Уен мәйданчыкларында кечкенә балалар уйныйлар, тротуардан шул ук сабыйлар велосипед, самокатта йөриләр. Шул шакшы үрнәгендә тәрбияләнә түгелме соң алар? Ярар, бәлки, араларында үзләре дә пычратучылар бардыр. Әмма кулындагы туңдырма, чипсы-көнбагыш кабын, конфет чүбен урнага илтеп түгел, җиргә ташлаганда, янәшәсендәге өлкән кеше ни карый да, нигә бер сүз дә дәшми икән соң? Яшәгән, йөргән, ял иткән урыннарны үзебездән соң чиста калдыру гадәтенә кайчан күнегербез икән? Булганны җимерүдән күңелләренә рәхәтлек алучылар да, кызганыч, безнең янәшәдән атлыйлар, шушы җәмгыятьтә яшиләр. Эчкән коега төкерүнең, таш атуның чиге булырмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев