САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүрт авыл җирлеге яңа тракторлы булды

Районның Илексаз, Ләшәү Тамак, Петровка Завод һәм Карашай Саклау авыл җирлекләре республика бәйгесендә җиңү яуладылар.

Җирлекләрдә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше сыйфатын яхшырту һәм авылның социаль әһәмияткә ия мөһим проблемаларын хәл итү буенча эшчәнлеген стимуллаштыру, җирле мәсьәләләрне чишүгә өстәмә ресурслар җәлеп итү механизмнарын камилләштерү максатларында республикада төрле бәйгеләр үткәрелә. Республиканың авыл җирлекләре арасындагы "Татарстан Республикасы муниципаль районнарының административ үзәк булмаган авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү" конкурсы – әнә шундыйларның берсе. Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы аның чираттагысына йомгак ясады.
Ел саен бәйгедә безнең авыл җирлекләре башкарма комитетлары да катнашалар. Узган ел да районның сигез авыл җирлегеннән документлар тупланып, бәйге комиссиясенә җибәрелде. Нәтиҗәдә Илексаз, Ләшәү Тамак, Петровка Завод һәм Карашай Саклау авыл җирлекләре җиңү яуладылар. Аларның һәркайсы 1,5 миллион сум грант отты.
Конкурс җиңүчеләрен билгеләгәндә, күптөрле критерийлар исәпкә алына. Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләре буларак җирлектә халык санының табигый үсеше; бер кешегә туры килгән салым һәм салым булмаган башка кертемнәр күләме; торак, юллар төзелеше; җирлектә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең күплеге, хуҗалыкларда асрала торган терлекләрнең баш саннары һәм, 100 кешегә исәпләгәндә, кылынган җинаятьләр саны да ныклап тикшерелә.
- Татар халкында, “Корал эшләр, ир макталыр”, дигән бик яхшы әйтем бар. Техника, нинди булса да, җирлектә бик кирәк. Грант акчаларына "МТЗ-82.1" тракторы алдык. Мондый зур ярдәм өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга рәхмәт. Тракторларга тагылма кораллар алуда районыбыз башлыгы Фәрит Хөснуллинның ярдәме зур булды. Район бюджетыннан барлыгы бер миллионга якын өстәмә финанслау нәтиҗәсендә, дүрт җирлек тә кар эттергече ала алды. Ул җирлек эчендәге юлларны ачарга, социаль объектларның территорияләрен чистартырга, язгы ташу вакытында кар суларыннан арындырырга, зиратларны төзекләндерүдә һәм башка бик күп төрле хуҗалык эшләрен башкарганда, безгә олы ярдәм булачак. Җирлектә тракторсыз - ике кулсыз кебек. Гомумән, грантлар җирлектә яшәүчеләрнең тормышы өчен мөһим объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авылларны төзекләндерүгә, социаль инфраструктураны җәелдерүгә юнәлтелгәннәр, - диде Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева.
Петровка Завод авыл җирлегенә район казнасыннан булган өстәмә ярдәмгә "КУН-10" төягече дә алганнар.
- Хәзер ике тракторлы булдык инде. Моңа кадәр алынганы Алан һәм Мостафин авыллары халкына хезмәт күрсәтсә, яңасы Петровка, Тарлау авылларын төзекләндерүдә файдаланылачак. Ике техниканы да йөртүчеләр бар, - диде җирлек башлыгы Айдар Хөснетдинов.
Конкурста республиканың кырык өч районыннан 173 җиңүче билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев