САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Дөньяның ике читендә туып-үсеп очрашканбыз икән, димәк, бу юкка түгелдер»

Аның белән очраклы гына таныштык. Башкалабызның зур бер кибетендә йөргәндә күзем кара-тут йөзле бөдрә чәчле кызга төште. Аның артыннан ук бала арбасы тартып әнисе дә килә иде.

Сикереп-атлап, чыркылдап көлә-көлә әнисе белән сөйләшеп барган бу кызчыкка башкалар да елмаеп карап уза. Бераз йөргәннән соң янә алар белән очраштым, алай гына да түгел, янәшә атлый башладык. Татарча сөйләшүе игътибарны җәлеп итте.

Розалия белән шунда танышып та киттек. Ире Африкадан булуын белдем. Сарман районы Мортыш-Тамак дигән авылда туган Розалия. Бишенче сыйныфта укыганда гаиләсе Казанга күченгән. “Әнием – Казан кызы. Әтием белән өйләнешкәч, яшәргә авылга кайтканнар. Әмма җиңел булмаган анда яшәве. Аннан әбием аларны янә Казанга алдырган”, – дип сөйләп китте ул. 

Балалар мәйданчыгындагы өстәл янында кечкенә Даниэль йоклаганда, Зара рәсем ясаганда без әнә шулай элеккеге танышлардай якын итеп сөйләшә башладык. Африка ир-атларының барысының да балалары, тән төсен әйтәм, шулай туамы ул, дим. Әйе, шулай, әле безнекеләр алай ук кара түгел, ди ул елмаеп.
Билгеле инде, сүз танышу тарихына күчте. 

– Гелор башта миңа интернеттан яза башлады. Миңа да кызык тоелды. Яңалык үзенә тарта бит ул. Аннан очрашуга чакырды. Курыктым, билгеле, – ди Розалия хисләргә бирелеп. –  Аннан, икебезнең дә Казан дәүләт энергетика университетында укуыбызны белеп, көлештек. Ул көндезге, мин кичке бүлектә укыдык. Шулай итеп уку арасында да күрешә идек. Бик киң кырлы кеше, белмәгәне юк. Сәяхәт итәргә ярата. Төрле илләрдә булган. Өч ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Дипломны кызыбыз тугач якладым. Ул чакта аңа 32, миңа 24 яшь иде. Футбол җанатары бит ул, тәкъдимне дә шунда ясады. 

Әтисе бу вакытта инде мәрхүм, ә әнисе бер дә каршы булмаган үзгә кияүгә. Иң мөһиме – гаиләсен карарлык, кирәк чакта якларлык әдәп-әхлаклы ир-ат булуын теләгән. 

Танышлары, дуслары арасында да чит-ят караш сизми ул. “Бер-беребезне аңлыйбыз, аның белән булган тормыш ошый миңа, ул бик ихтирамлы. Хатын-кызга, әни кешеләргә аеруча хөрмәт зур икән аларда. Әниләре, апалары белән сөйләшеп торабыз. Килергә исәпләре бар иде, коронавирус  тоткарлады, хәзер тагын дөньялар үзгәреп китте. Конгодан тиз генә киләм димә”, – ди Розалия. 

Ул көнне сөйләшеп бетерә алмадык, балалар арыды. Бер атнадан исә без тагын очраштык.  Бу юлы безнең әңгәмәгә Бардол Гелор Массоло Нкая үзе дә килеп кушылды. Менә җай таптым әле, диде ул хатынына җылы караш ташлап. Үзәк Африканың Конго Республикасы башкаласы Браззавиль шәһәрендә туып үскән икән. Әтисе хәрби кеше булгангадыр, мөгаен, 9 яшьтән үк кадет мәктәбенә бирәләр үзен. Аннан – армия. Хезмәтен тәмамлагач, Конгода югары уку йортында укып, хокук белгечлеге мөгаллиме дипломын ала. Француз, инглиз, испан, рус телләрендә сөйләшә. 

Татарстанга килеп чыгу тарихын да кузгаттык. 
– Безнең илдән Россиядә югары уку йортларында укучыларны белә идем. Әтием миңа да, укыйсың килсә, җибәрәм, диде. Риза булдым. Гаиләм укыган, яшәгән өчен түләп барды. Казанда укуыма, биредә гаиләле булуыма сөенәм генә, – ди Гелор йокыдан уянып алдына утырган улын кочаклап. 
Казанга килеп төшкәндә көзге салкыннар башланган була. Җылы климатта үскән кешегә, ай-һай... Әмма ул яклардан килгән студентлар арасында шундый игелекле яхшы гадәт бар икән – алданрак килеп укый башлаганнары, инде чит җиргә ияләшкәннәре яңа килүчеләргә кулдан килгән кадәр ярдәм итә. Аңа да Кениядән килеп укучы ике студент егет җылы куртка да алып киерәләр, ике ел дәвамында биредәге тормышка күнегергә булышалар. Беренче елларда укуы да, үзгә мохит та яшәве дә кыенлыкларсыз узмый, билгеле. “Урамда да, кибеткә керсәң дә әллә кемгә карагандай карыйлар, автобус-трамвайларда яныңда буш урын булса, шул басып торалмаган әбиләр генә килеп утыра, башкалар читтән генә карап тора иде”, – ди. 

Хәзер исә бөтенләй башка караш икән. “Миңа Казан бик ошый, чиста, матур, минем монда яшисем килә. Татар дигән милләт барын белдем, Сабантуй бәйрәмен күрдем. Сабантуй безнең өйдә дә булгалый, – ди Гелор хатыны белән балаларына елмаеп карап. – Өчпочмак, бәлеш, кыстыбый бик тәмле. Эштә дә татарлар күп, кирәк чакта булышалар”. 

Эш дигәннән, укып бетергәч ул белгечлеге буенча эшкә урнаша алмаган. “Әмма өйдә утырганы булмады, нинди эш тапса  – шунда эшләде, акчасыз тотмады. Хәзер автосервиста эшли, алга таба үзе карар, үзе хәл итәр”, – ди Розалия. “Сабантуйны өйдә мин оештырам инде кайчак, – ди ул иренә елмаеп карап. – Аның кычкыру түгел, тавышын күтәреп сүз әйткәне дә юк миңа, балаларга әйтмим дә инде...”

Туган җир, якыннар сагындырадыр, дим. Ул җәйге каникулларда шәһәрләреннән ерак булмаган авылда гел әбиләрендә булуын, 9 яшьтән өйдән читтә яшәвен әйтте. Алар алты бала үскән, икесе кыз туганы. Әти-әниләре барысын да яшьтән үк мөстәкыйльлеккә, үз-үзләрен кайгыртып, теләсә-кайда яши белергә тиешлекне сеңдереп үстергән. Хәтта балалар аңлап-күнегеп үссен өчен аларны туганнарына тәрбиягә дә бирәләр икән. Шундый гадәт инде, димәк. Шуңадыр да: бездә андый сагыну юк, үз гаиләң кайда – син үзең дә, күңелең дә шунда, ди әти кеше.

Әнисе шәфкать туташы булып эшләгән. Гаиләдә өлкәннәр сүзе-гозере бер сүзсез үтәлә, каршы әйтү бөтенләй юк. Бу гадәт өлкәннәрдән кечкенәләргә кагыла, ягъни һәр бала, ничә яшьтә булса да – биш яшьтәме, илле биштәме – үзеннән өлкәне әйткәнне карусыз үтәргә бурычлы.  

Гелор җир-биюгә мөкиббән, милли уен кораллары булган барабанда уйнарга ярата икән. Әнисе дә Африка биюләрен оста биегән, үзе дә армиядә ансамбльгә йөргән. Балаларыма да өйрәтәм, Роза исә үз көйләрен, үз телен өйрәтер, ди. 

– Миңа шулай эндәшә ул, Роза, ди. Без икебезнең дә телләрне, гореф-гадәтләрне балаларыбызга да сеңдерәчәкбез, моңа иманым камил. Алар бу яклап бездән баерак, акыллырак булачак. Тагын шунысына ышанам, безнең балалар, аларның балалары буыны илләр арасында, һичшиксез, тынычлык, татулык, дустанә мөнәсәбәтләр яклы булачак. Минем моңа бик тә ышанасым килә, – ди Розалия.

Тормышын Африка егете белән бәйләнүенә бер дә үкенми ул. 
– Миңа ничектер башкалардан аерылыбрак торган, башкачарак, киңрәк фикер йөртә белгән кешеләр ошый иде. Нәкъ менә шундый кеше кирәк булган. Язмышымдыр... Мин дә аның язмышыдыр.. . Дөньяның ике читендә туып-үсеп очрашканбыз, кавышканбыз икән, димәк, бу юкка түгелдер,  – ди Розалия. 
Әйе, бу мәхәббәттер... Ә мәхәббәттә гөнаһ юктыр ул...

 

Надия Шәйхетдинова,
Казан.

 

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/dnyany-ike-chitend-tuyp-sep-ochrashkanbyz-ikn-dimk-bu-yukka-tgelder

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев