Үзәк ял паркында бүгенге көндә чик сакчыларының, диңгезчеләрнең, десантчыларның, Германиядә, инженер гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның бәйрәмнәрдә, тантаналарда үз әләмнәре җилферди. Һәркайсы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, бергә җыелып, истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашалар. Ватан сакчысы көне уңаеннан, без хәрби хезмәттә булган кайбер райондашларыбыздан аларның гимнастерка кигән “җилле” чаклары турында сөйләшеп алдык.
Ярты гасыр Сарманда гомер иткән Апас егете Мәгъсүм Зәйнуллин Хәрби-диңгез флотында – корабльдә хезмәт иткән. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Яшел Үзән шәһәренең суднолар төзү заводының училищесына укырга керә. Ике ел токарь-фрезерчы һөнәрен үзләштерә. Яхшы күнекмәләр алган, ныклы практика туплаган яшь белгечләрне, Мәскәүдән килеп, Камчатка якларына су асты көймәләре һәм корабльләр ремонтларга җибәрәләр.
- Без, ун егет, Мәскәүдән – башта Хабаровскига, аннан Петропавловск-Камчатскига киттек. 10 сәгатьтән артык очтык, юлда бөтен җирләрне карап бардык. Безне иң элек Советский дигән поселокка алып килделәр, аннан – Сельдеваяга. Ул елларда гражданскийларны Камчаткага кертмәделәр, бары махсус бүлекләрдән виза алып, тикшереп кенә үткәрделәр. Бу “секретный” җир иде. Без шунда барып урнаштык. Бер ел шунда эшләдем. 1971 елның 3 маенда мине хәрби комиссариатка чакырдылар. Шул көннән хәрби хезмәт башланды. Корабльдә үз-үзеңне ничек тотарга өйрәткәннән соң, “Возбужденный” (эсминец) корабленә урнаштырдылар. Командир безне Һинд океанына җибәрергә әмер бирде, - дип, карта алып, шуннан бөтен портларны күрсәтә-күрсәтә, бик җентекләп, хезмәт еллары хакында сөйли башлады ул.
Петропавловскидан корабль белән Аляскага киткәннәр, аннан Канада ярлары буйлап Гавай утрауларына барып чыкканнар. Хәрбиләрне самолетлар озата барган.
- Шуннан Гонолулу дигән хәрби портка килеп җиттек, аннан Һинд океанына чыктык. Экваторны аркылы үтеп, порт Луины урап, янә экватор аша уздык. Ул вакытта Һиндстан белән Бангладеш арасында сугыш бара иде. Ганга елгасыннан без Дакка шәһәренә керергә тиеш булдык. Урау юллар аша шундый катлаулы маршрут узуның максаты бөтен корабльләрне озатып йөрү иде. Шулай итеп, армия хезмәтемнең 7 ае хәрби хәрәкәтләрдә узды. Без чын сугыш барган җирләрдә йөрдек. Портларга миналар куялар иде, краннар белән баткан корабльләрне күтәрдек. Сарманнан Зөфәр Фазуллин белән бергә булганбыз икән. Аның белән соңыннан гына, Сарманга килгәч таныштык. Кәүҗияк егете дә булган. Ә безгә кадәр нәкъ шушы корабльдә районның танылган хирургы Илдус Котдусович хезмәт иткән. Җырчы Роберт Андреевны да без киткәннән соң шунда җибәргәннәр. Безнең тормыш океанда узды. Коры җиргә чыккаладык. Культпоход белән Сомалида булдык. Май аенда приказ чыкты, әмма безне су өстеннән сентябрьдә генә чыгардылар. Барлыгы 3 ел хезмәт иттем, - диде күптән таныш абый.
Әти-әниләре белән саубуллашырга да өлгерми калган егет, армия хезмәте бетәргә 5 ай кала, отпускага кайтып килә. Сугышта булган Нәбиулла абзый, Волхов фронтыннан Берлинга барганда, юлда яраланган. Улының халәтен дә, нинди шартларда хезмәт итүен дә ул яхшы аңлый.
- Хезмәт иткән елларның бөтен көннәре әле дә күз алдында тора кебек. Хәзер генә искә алганда кызык, ул вакытта куркыныч булды. Бангладешка кергәндә, коммендант сәгате кертелгән иде. Без Һиндстан белән дус, ил башлыгы Индира Ганди иде. Шулай ук Бангладешка да каршы түгел. Әмма ике ил арасында сугыш бара. Шулай итеп, ике яр арасында йөрдек, - диде.
Хәрби егет “Ерак сәяхәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Экваторны үткәнен һәм гомерлеккә диңгезгә багышланганын дәлилләүче таныклыгы да бар аның.
Демобилизацияләнгән солдат Рыбачий поселогына кайтып төшә. Туган якларына очарга дип, аэропортта басып торганда, аның янына таныш түгел бер рус кешесе килә. Бу сөйләштерә, егетнең кая барганлыгын сораштыра башлый. Хәрбиләрне ерактан таныйлар, диңгезче киеме дә шуңа ишарәли. Таныш түгел “гражданский” егеткә балык тота торган үзәктә эш тәкъдим итә. Мәгъсүм абый шундук ризалаша. Өстәвенә, хезмәт хакы яхшы, дип кызыктыра. Шуннан солдатны Камчатскидагы базаларына алып китә. Әлбәттә, әти-әнисенә аңлатып хат язып сала егет. Ерак булгач, хатлар да озак йөри.
- Калып, тагын бер ел эшләргә туры килде. Һәр төр балыкны тотуның үз җайланмасы бар иде. Безнеке сельдь, минтай балыкларына көйләнгән булды. Анда сельдь бездәге кебек вак түгел. Урамнан тотып кына, теләсә кемне дә эшкә алмадылар. Диңгездә эшләүнең рәтен белүче кирәк иде. Штурмнар вакытында дөрес хәрәкәт итү мөһим бит. Авырлыкларны җиңәргә тәртибен белгән кеше кирәк. Мин рулевой булып эшләдем. Экипажда 25 кеше идек. Су өстендә яшәдек, - ди.
Сеңлесе белән киңәшләшкәннән соң, Мәгъсүм абый бер елдан туган якларына кайта. Әти-әниләре дә олыгаеп баралар, аларга да ярдәм итәргә кирәк була. Читтә булгач, күрешүләр, аралашулар да сирәгәя. Егет, кайткач, кибеттә сатучы булып эшләүче Фәһимә исемле чибәр, күзләре дә, йөзе дә нур чәчеп торган кыз белән таныша. Тимерне кызуында сугарга кирәк, тәвәккәл егет, озакка сузмый, кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Шулай итеп, 1975 елның декабрендә яшьләр өйләнешәләр.
Ә Зәйнуллиннарның районга күченеп кайтуларына Мәгъсүм абыйның Әлмәттә яшәүче туганы сәбәпче була. Бер килүендә аның белән очраклы рәвештә Сарманга эләккән токарь егетне таш карьерына эшкә чакыралар. Җитәкче гаиләгә фатир бирергә вәгъдә итә. Шул көннәрдән 50 ел вакыт узган. Мәгъсүм абый аннан соң озак еллар май заводында хезмәт куя, ә лаеклы ялга газ оешмасыннан чыга. Хәзер инде уллары – өч баһадирдай егет, туып-үсеп, гаилә корганнар, оныклар белән сөендерәләр. Марс та, әтисе кебек, диңгездә хезмәт иткән. Севастополь, Новороссийск якларын гизеп кайткан. Аңа да 2 ел корабльдә армия хезмәте үтәргә туры килә. Сарман егете Илдус Ганиевны алмаштыра ул.
Мәгъсүм абый тормыш иптәше Фәһимә апа белән махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җибәрүгә дә өлешләрен кертәләр. Курткалар, җылы киемнәр җыеп илткәннәр, челтәр үрергә күп итеп җеп биргәннәр. Аздан күп җыела, һәркем кушылса яхшы, диләр алар.
Буш вакытларында гаилә башлыгы кулына яраткан гармуннарын ала. 5 класста укыганда, үзлегеннән моң үзләштергән малаена әтисе бүләк иткәнен авылда кадерләп саклыйлар.
“Сарман буйларында яшел алан,
Печәннәре җитәр бер заман...”. Хәзер җырлар да, моңнар да башка. Апас егете белән кыз Сарманны үз итеп яшиләр, гомер сукмагы шушында салынган...
Диңгезче булып хезмәт иткән Мәгъсүм Зәйнуллин ике тапкыр экваторны кисеп чыккан
Районда төрле гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр хөрмәтенә стела, истәлек такталары кую традициясе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев