Җәдикәүдә яз җиткән
*
Табигатьнең әллә ниди көтелмәгән могҗизалары бар инде. Гаҗәпкә калырлык! Алтын көз җитте, озакламый кышка керәбез, дип йөргәндә, Җәдикәү авылында сирин агачы чәчәк аткан. Могҗиза, дими, ни дисең тагын?
- Хуш исле, матур итеп чәчәк аткан сирин, - ди әлеге күренешне видеога төшереп, тарихка кертүче районыбыз кунагы.
Булмас, димә, дөнья бу, җәмәгать. Яхшыга юрыйк. Ил-көннәребез тыныч булсын, хәвеф-хәтәрләр күрергә язмасын.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев