САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәй бәйрәменең көне үзгәрә

Хөрмәтле райондашлар!

15 декабрь – Халыкара чәй көне. Тик аны, алдан хәбәр иткәнчә, 15 декабрь көнне түгел, ә 16 декабрьдә билгеләп үтәчәкбез.
Чәй безнең – иң яратып эчә торган эчемлегебез. Ул витаминнарга бик бай, тереклек сәләтебезне арттыра, көч һәм кәеф күтәренкелеге бирә.
Быел да райондашларыбызны – абунәчеләребез, төркемдәшләребезне һәм барлык чәй яратучыларны 16 декабрь көнне редакциябездә Чәй көненә көтеп калабыз. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Бу көнне Сез шушында – редакциядә үк “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына языла һәм бүләкле дә була алачаксыз. Сезнең өчен әзерләнә торган сюрпризыбыз моның белән генә бетми әле. Бу көнне ташламалы ункөнлектә – 5-15 декабрь көннәрендә язылучылар арасында лотерея уены да оештырачакбыз. Төп приз – зур һәм матур чын чыршы. Чәй көненә рәхим итегез, “Сарман”лы һәм чәйле булыгыз, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев