Бурычлы татарстанлыларның машиналарын арестка алганнар
Татарстанда ЮХИДИ һәм суд приставлары үткәргән рейдлар вакытында эре бурычлары булган машина йөртүчеләр ачыкланган.
ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, берничә автомобиль арестланган яки алынган.
Игътибарны җәлеп иткән «ВАЗ-2107» машинасы хуҗасының 1,1 миллион сумнан артык бурычы җыелган булган. Бу сумманың 945 меңе — кредитлар, 50 меңе — штрафлар, ә 88 меңе башкару җыемына туры килә. Машина йөртүче бурычын түли алмаганлыктан, автомобильне конфискацияләп, штрафстоянкага озатканнар. Алга таба машинаны бурычларны каплау хисабына сатып җибәрүләре мөмкин.
Шул ук сәбәп белән 792 мең сум бурычы булган Chery Arrizo 8 автомобиле хуҗасының машинасы да конфискацияләнгән. Ә менә 391 мең сум бурычы булган Renault Logan хуҗасы тиешле сумманы урында ук түләгән. Шулай да, акча суд приставлары счетына кергәннән соң гына машинага салынган арест тулысынча гамәлдән чыгарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев