Буралы Чишмә халкы геройларыбызга рәхмәт белдерде
-
Бүгенге көндә Украинада хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә безнең терәк булу, аларга көч биреп, зур җиңүләргә рухландырып тору кирәк.
Туган яктан килгән күчтәнәчләр, җылы сүзләр аларның кәефләрен күтәрә, өмет уята. Буралы Чишмә халкы да ярдәм чараларыннан читтә калмыйлар. Аларның җирлек башлыгы Рөстәм Гәрәев геройларыбыз янына шәхсән үзе берничә тапкыр барып, район халкының гуманитар ярдәмен тапшырып кайтты. Әлеге рәхмәт сүзләрен дә райондаш егетләребез ишетсәләр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев