Бүген поликлиника авыруларны кабул итә
.
6. 7, 8 гыйнвар көннәрендә район үзәк хастаханәсе, аның барлык стационар бүлекчәләре, шул исәптән анестезиология һәм реанимация (тәүлек буе табиб анестезиолог-реаниматолог булачак), ашыгыч медицина ярдәме бүлекләре һәм клиник-диагностика лабораториясе һәм дежур табиб штат һәм тәүлеклек режимда эшли. Стационарда шулай ук тәүлек буе дежур табиб булачак.
Бүген – 6 гыйнвар көнне район үзәк хастаханәсе поликлиникасы авыруларны 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Калган көннәрдә авырып китүчеләр кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук түбәндәге табибларның тәүлек буе ургент дежурлыклары оештырылды: хирург, терапевт, педиатр, невролог, акушер-гинеколог, стоматолог, рентгенлаборант.
9 гыйнвардан район үзәк хастаханәсе гадәти режимда эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев