САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген илебездә Яраткан диван көне билгеләп үтелә

Диванны сарманлылар да яраталар дип ышанабыз. Чөнки ул кайсы гына өйдә юк микән? Һәм, әлбәттә, ул һәр йортта — иң яраткан җиһазларның берсе. Өстәвенә уңайлы да булса...


Бәйрәмгә кайчан нигез салынганлыгы билгеле түгел. Һәрхәлдә, аны Россиядә кимендә 2014 елдан бирле беләләр. Чөнки нәкъ менә шушы елның 17 августында Саратовта шәһәр урамнарының берсендә дөньядагы иң озын диван ясала. Ул 1 километр 5,61 метр озынлыкта була. Әлбәттә, мондый диванны өйгә сыйдырып булмый. Ә менә экспертларның киңәше райондашларыбыз өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Шулай итеп, нинди диван сайларга?

— Диванның размеры ул урнаштырылачак бүлмәгә пропорциональ булырга тиеш.

— Бүлмәне зоналарга бүлү өчен, диванның формасы әһәмиятле. Әйтик, почмаклы диван белән ял һәм аралашу зонасын бүләргә мөмкин.

— Диван тышының төсен бүлмәнең гомуми тонын истә тотып сайларга кирәк. Иң мөһиме — диванның төсе стена яки идән төсендә булмаска тиеш.

— Каркасның чыдам материалдан — агач яки металл булуы яхшы.

— Диванның тышына игътибар итегез. Ул тефлон яки дымга чыдам булырга тиеш. Бу очракта аны чистарту җиңелрәк.

— Диван уңайлы булырга һәм сезгә ошарга тиеш.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев