САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген россиялеләр Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәләр

Бүген Россиядә тагын бер зур бәйрәм – Наполеон Бонапартны җиңү көне дә билгеләп үтелә.

Заманында – 19 нчы гасыр ахыры һәм 20 нче гасыр башында яшәгән россиялеләр өчен ул 9 Майга тиң зур бәйрәм була. Тарихчылар әйтүенчә, Россия ул вакытта үзенең бәйсезлеген югалту чигендә тора. 1811 елның язында бавар генералы Вреденың Россия белән сугыштан баш тартырга үгетләвенә каршы Наполеон I кискен генә җавап бирә: “Өч елдан мин бөтен дөньяның хуҗасы булачакмын”. Бонапарт Россиядән Англиянең экономик блокадасында катнашуын һәм французлар позициясенә каршы килә торган милли мәнфәгатьләреннән баш тартуын таләп итә. Ул вакытта бөтен Европа Бонапарт аягы астында була, бары тик Россия һәм блокадада буылучы Британия генә азат булалар.
Бөек Ватан сугышы кебек үк, Бонапартның Россиягә каршы сугышы да зур югалтулар алып килә. Руслар ягыннан 210 меңнән алып 300 меңгә кадәр солдат, ә тыныч халыкның якынча өчтән бере юк ителә. Боларга җимерелгән һәм яндырылган авыл һәм шәһәрләрне дә өстәргә кирәк. Революциягә кадәр 1812-14 елгы Бонапарт сугышын Ватан сугышы дип атыйлар. Ул – Беренче Ватан сугышы 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышының туры аналогиясе була. 1945 елда руслар танклар белән Берлинга кергән кебек, 1814 елның 31 мартында рус армиясе Парижга кергән була.
1814 елның 30 августында император Александр Беренче Россиянең француз илбасарларыннан азат ителү көнен бәйрәм итү турында манифест бастыра, бәйрәмне 7 январь көнне билгеләп үтү турында әйтелә һәм ул Россиядә 2014 елга кадәр киң масштабта бәйрәм ителә.
Язманы сай т өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев