“Безнең гаиләдә үгиләр булмады”, - ди Сарманда яшәүче Гүзәл апа
Һәр яңа көнне сөенеп каршы ала Гүзәл апа.
Иртәнге намазына торгач та, ил-көннәргә — тынычлык, иминлек, балаларына, оныкларына игелекле эшләр тели. Ә инде көнне физзарядка ясаудан башлый ул.
Бер, ике, өч... Кулларын хәрәкәтләндерә, чүгеп, аякларын язып ала. Аннан, килене Ирина белән кара-каршы утырып, рәхәтләнеп чөкердәшеп, иртәнге аш белән сыйланалар.
Аллаһка шөкер, кызым кебек якын булды киленем. Бик булган, уңган, тырыш, бөтен эшне белә. Шундый итагатьле, акыллы, сабыр бала тәрбияләгәннәре өчен, кода-кодагыем Ирек белән Рәзинә Сафиннарга зур рәхмәтлемен. Алар белән дә тату гомер итәбез, бер-беребезнең хәлләрен белешеп кенә торабыз, - дип башлады сүзен Гүзәл апа.
Кайвакыт ишегалларындагы гамакта да атынып керә әле. Озак яшәвенең сере дә, мөгаен, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып баруындадыр. Бер кат ихатада йөреп кергәч, кулына дисбе ала ул. Әле юбилеена оныгы Илһам белән киленнәре Алия Коръән-аять сүрәләре укый торган лампа бүләк иткәннәр. Аны тыңлап та, күңеленә тынычлык иңдерә ветеран.
Узган атнада Сарманда яшәүче Сафарова Гүзәл Мөхәммәтгариф кызының 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Туганнары, балалары, оныклары, кадерле кешеләрен хөрмәтләп, коръән ашы үткәрделәр. Олуг юбилее белән хезмәт ветеранын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева да тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Котлау хатын hәм истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова юбилярга ныклы саулык, кадер-хөрмәт теләде. Бертуган апасының кызы Фәридә апа аккошлар пешереп алып килгән иде, тормыш диңгезендә киләчәктә дә бәрәкәтле гомер итәргә, 95-100 яшькә җитәргә язсын, диде ул.
Аллаһка шөкер, әниебез бу көнне көтеп алды. Аның исәнлеге — безнең өчен зур бәхет. Үзен үзе йөртә, мунчаны үзе керә, үз акылында — болары тагын да сөендерә. Гомер буе хәрәкәттә булды, тик утыруны белмәде. Миңа да төпле тәрбия бирде, һөнәри белем алырга ярдәм итте, хәзер дә акыллы киңәшләрен бирә, без әниебезгә олы рәхмәтле, - диде бердәнбер улы Азат.
Тормыш, дигәннән, ул җиңелләрдән булмаган. Әмма зарланмый Гүзәл апа, сынаулардан сабак алып, авырлыкларны җиңә алганына сөенеп, бүгенге язмышына шөкер итеп яши.
Мин күп балалы гаиләдә үстем. Әткәй белән әнкәй кушылганда, икесенең дә үз балалары булган. Әмма беребезне дә аермадылар, бертуганнардай дус-тату, бер-беребезгә ярдәмләшеп, киңәшләшеп үстек без. Аллаһка шөкер, хәзер балалар, оныклар якын итешеп, кунакка йөрешеп, аралашып яшиләр, - диде Гүзәл апа, үткәннәрен искә алып.
Әбисе белән бабасы Югары Әхмәт авылында гомер иткәннәр. Әнисе Мәчтүрә бик чибәр кыз булган. Имән авылы егете Таҗимөхәммәт сорап килгәч, 16 яшьтә үк кияүгә биргәннәр аны. Аларның бер-бер артлы өч уллары туган. Элек ир балаларга җир бирә торган булганнар, шул рәвешле гаилә дә җир кишәрлекләре хисабына мантып киткән. Атлар, сыерлар алганнар. Әйбәт кенә яшәп ятканда, фин сугышы башланган. Гаилә башлыгы да яу кырына киткән. Аның һәлак булу хәбәрен алгач, әнисе, өч улын арбага утырткан да, сыерын җитәкләп, туган авылына ялгызы калган әнисе янына кайтып киткән. Юлда сәнәклеләр очраганнар, тик аларның зыяны тимәгән анага. Кайтса, читкә чыгып киткән энесе кайткан була. “Мин өйләнер идем, тик миңа баручы юк. Анда ике бием бар, дип әйтәләр”, - ди ул.
Шуннан әнкәйнең башына уй кергән. Нишләргә инде? Сарман авылында бер ирнең алтынчы баладан соң хатыны үлгән була. Моңа Әхмәт авылында бик уңган һәм чибәр хатын булганлыгын әйтәләр. Килсә, әнкәй сыер савып утыра икән. Аның эшен бетергәнен көтә дә, ни йомыш белән килгәнен әйтә. Әнкәй ризалык бирә. Өч улын әбигә калдырып, тол иргә ияреп тә китә. 17 көн яшәгәч, яңа туган алтынчы бала, терсәгенә сызлавык чыгып, кинәт вафат була. Дүрт кыз һәм бер малай янына әнкәй өч улын да алып килә. Аннан тагын уртак дүрт бала алып кайталар. Шул унике баладан бүгенге көндә икебез генә исән-сау. Әминә апа да Сарманда яши, 94ен тутыра, - диде Гүзәл апа.
Төрле оя балалары булуларына карамастан, чыннан да, бер-берсен чит-ят итмиләр алар. Бездә “үги бала” дигән сүз булмады, ди. Сугыш чорларында бик авыр вакытларны кичерә гаилә.
Без үскәндә, җиңел булмады. Яланаяк тиресен дә суктык, калыпка салып, киптереп, кышка әзерләдек. Кычыткан, өшегән бәрәңге тәмен дә беләбез. Чөгендер вакытлары бик авыр булды. Аякка кияргә юк иде. Чирләсәң дә, ютәлләсәң дә, икенче көнне эшкә барырга кирәк. Хроник авыруым шул еллардан калды, - диде ул.
Сарман мәктәбендә ун класс белем алгач, Гүзәл апаны балалар бакчасына эшкә җибәрәләр. Ул вакытта балалар да күп була, яткырырга карават та җитми хәтта. Сөт-каймакны май заводыннан көянтә-чиләк белән алып кайталар нянькалар. Берничә урамны үтеп, күпме араны авыр йөк белән җәяүләп үтәләр.
10 еллап тәрбияче булып эшләгәч, ул чактагы мәгариф бүлеге мөдире Шәйхенур Гайнетдинов миңа бакча мөдире булырга тәкъдим итте. Мин ризалык бирмәдем. Элеккеге мөдир дә каршы иде кебек, үзең теләмәсәң, сине беркем дә мәҗбүр итә алмый, диде. Бәхәсләшеп йөрмим әле, дип, гариза яздым да эштән киттем. Көнкүреш комбинатына приемщица булып урнаштым. Тегү цехларының гөрләп эшләгән заманнары иде бу. Эш күп, заказлар да. Сандык, сәгать, телевизор төзәтү цехлары аерым иде. Мине контролер итеп тә сайлап куйдылар. Эшкә вакытында киләләр-китәләрме, урлаучылар юкмы — шуларны контрольләргә дә тиеш идем. Башкарма комитетта да дәүләт контроле составына керттеләр. Оешмаларны, ашханәләрне, больница складын, ипи комбинатын тикшерергә җибәрәләр иде. Кирәк икән, милицияне дә чакырталар. Гади генә тикшерү булмый иде ул. Ашханәгә кереп, ашарга алган кешенең ризыгын үлчәп карый идек. Җитешмәүчәнлек булса, җитәкчеләренә җавап бирергә туры килде. Менә шулай бик каты заманнар булды, - дип искә алды хезмәт елларын Гүзәл апа.
Лаеклы ялга чыккач та, тагын берничә оешмада кассир-контролер булып эшли ветеран. Сак хезмәтенә, юл төзелеше идарәсенә эшкә чакырып алалар. Гомуми хезмәт стажы 41,5 елны тәшкил итә. Озак еллар ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша Гүзәл апа. Сарманлылар аны бик оста биюче буларак та яхшы беләләр. Юбилее уңаеннан аның хакында социаль челтәрләрдә куелган хәбәр астына да райондашлар бик күп тәбрик сүзләре язганнар, изге теләкләрен җиткергәннәр. “Бу апа һәрчак ачык йөзле, аралашучан, йөгерек иде. Шундыйлар озын гомерле булалардыр”, - дип язган Айгөл исемле укучыбыз. Үзе дә район хәбәрләрен укып, белеп тора Гүзәл апа.
“Сарман”ны укып барабыз, язмаларыгыз бик матур чыга. Район сулышын, халык тормышын шуннан беләбез. Хикәяләр дә бастырыла, аларны көтеп алабыз. Элек редакциядән үзем барып ала идем, хәзер өйгә китереп бирәләр газетаны, - диде тугры абунәчебез.
Әйе, Гүзәл апаны без дә бик хөрмәт итәбез, аның киләчәктә дә сау-сәламәт, үз зиһенендә улының, аның гаиләсенең, туганнарының янәшәсендә тәрбияле, хөрмәтле, кадерле булып яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев