Бер туфракта туып-үскәннәр Җәлилдә очраштылар +ВИДЕО
Бүген Җәлил икенче санлы урта мәктәбе якташларын җыйды.
Биредә "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән республикакүләм чара - фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Быел ул якташ юбиляр әдипләребез Клара Булатова , Хәниф Хәйруллин, Әзһәр Габиди, Фәрит Яхинның юбилейларына багышланды. Чарада РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы - академик Хатыйп Миңнеголов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, юбилярларның балалары, туганнары, авылдашлары катнаштылар. Башка районнар чараны зум- форматында карадылар.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев