САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белә идегезме, дуслар?

Күп яшелчәләрнең кояш нурына коенып үссә генә җимешләре тәмле, уңышы мулдан була.

Күпләр өй, сарай, мунча ышыгына нәрсә утыртырга дип баш ката. Сезне күләгәле урыннарда да уңыш бирә ала торган культуралар белән таныштырабыз.

Кузгалакны уңдырышлы туфракка утыртсак, биш-алты ел күләгәле урында да бер дигән уңыш өлгертә ала. Аны кишәрлекнең төньягындагы, төньяк-көнбатышындагы ызан буена, койма кырыена утыртырга ярый.

Сарымсак көне буе җылы, якты урында утырмаса да, уңыш бирергә сәләтле. Беркадәр күләгәлерәк урынга утыртсак, башлары ваграк булачак, әмма бу әле бөтенләй уңышсыз калу дигән сүз түгел.

Кишер. Әгәр ышыктагы түтәлегезгә, төштән соң булса да, берничә сәгать кояш нурлары төшә икән, бирегә икеләнмичә кишер чәчәргә мөмкин. Ул яхшылап эшкәртелгән, су һәм һава үткәрүчән көпшәк туфракны ярата, тиешенчә сирәкләп, ашлап, чүпләрен утап, төбен йомшартып торганда, бераз күләгәле урында да уңыш бирә ала. Көн дәвамында кояш төшми торган караңгы урынга чәчсәк, тамыразыгы нечкә, тәмсез, төссез булачак.

Фото:https://ru.freepik.com

Чыганак:https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_186543

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев