Белә идегезме?
-
Бетховен тапкырлый да, бүлә дә белмәгән. Күренекле пианист латин мәктәбендә укыган. Анда аны бераз математикага өйрәткәннәр, ләкин тапкырларга һәм бүләргә — юк. 62 не 50 гә тапкырларга кирәк булгач, ул кәгазьгә 62 не 50 тапкыр язып чыга һәм барысын да куша.
Сахара чүленең дүрттән бер өлеше генә ком белән капланган. Аның күп өлеше гравийдан тора. Биредә шулай ук таулар һәм оазислар бар. Тагын бер факт: Сахара — күпләр ялгышканча, дөньядагы иң зур чүл түгел. Иң зур чүл — Антарктида.
Яшь барган саен, кешенең борыны һәм колаклары зурая. Күпләр борын белән колакларны яшь барган саен үсүен дәвам итүче бердәнбер органнар дип уйлыйлар. Ләкин бу алай түгел. Бу органнар гәүдә белән бергә үсүдән туктыйлар, тик авырлык аркасында озынаюларын дәвам итәләр.
Этләр тәмле исләрне сул борын тишеге белән исниләр. Алар, гадәттә, уң як борын тишеге белән исни башлыйлар. Бигрәк тә ис куркыныч барлыгы турында кисәтсә. Ә менә тәмле ис, әйтик, ризык исе килгәндә, сул борын тишеге белән исниләр.
Белгечләр әйтүенчә, җир өстенең 71 проценты су белән капланган. Ләкин кешеләр аның 0,007 процентын гына файдалана алалар. Чөнки җир йөзендәге суның 2,5 проценты гына — төче су. Аның 1 процентына гына кеше кулы җитә. Калганы — бозлыклар һәм кар басулары.
Песиләрнең арт тәпиләрендә бармаклар ал тәпиләрендәгегә карый азрак. Аларның ал тәпиләрендә — бишәр, арт тәпиләрендә — дүртәр бармак. Галимнәр уйлавынча, дүрт бармаклы арт тәпиләр песиләргә тизрәк йөгерергә ярдәм итәләр.
ФОТО:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев