Бәрәңгегез черемиме?
Аны череккә каршы эшкәртеп утырту яхшырак, диләр белгечләр.
Бәрәңге икмәкне саклый, ди халык. Райондашларыбыз да ике атна рәттән, бөтен эшен ташлап, бәрәңге алды. Ул мул уңышы белән сөендерсә дә, быел бөтен кешене бер үк мәсьәлә борчый: бәрәңге черемәсме, кыш көне табыннарда әлеге яшелчә булырмы? Без берничә райондашыбыздан нинди уңыш алулары, аның черү-черемәве турында сораштык.
Рамил Сираев, Сарайлы авылы:
- Бәрәңгене һәрвакыт май урталарында утыртабыз, сентябрь урталарында алабыз. Быел да узган шимбәдә ала башладык, ләкин әле алып бетермәдек, бу атнада төгәлләрбез дип торабыз. Бәрәңге әйбәт, эре, черекләре юк диярлек. Аның кызылын да, сарысын да утырткан идек, кызылы әйбәтрәк чыкты. Агулап утыртсак та, корты да күп булды. Бу кадәр корт күргән юк иде әле. Базга әле салмадык, бераз торгач, салачакбыз.
Вәсимә Хәйруллина, Чураш авылы:
– Ашарлык та бәрәңге калмады, череп бетте диярлек. Гомер буе яшәп, мондый хәлне күргән юк иде. Дөрес, кышка дигәнен дә, орлыкка дигәнен дә, аптырап, сетка-капчыклар белән өй һәм тышкы базларга салдык, аннан соң ни булыр. Иртәрәк утыртып, салкынга эләккәндер, дияр идем, бөтен авылда шушы хәл. Май ахырларында гына утыртканнарның да бәрәңгеләре чери. Югыйсә көчле яңгырлар да булмады, аз-азлап кына чылаткалап торды. Бер-ике тапкыр бик әшәке булып томан төшкән иде. Шуннан соң бәрәңге сабаклары кап-кара булды. Әллә шул томанның зарары тиде инде.
Ләйсән Кәшипова, Сарман авылы:
- Бәрәңгене авылда утыртабыз. Уңыш бик әйбәт, ләкин черекләре шактый. Бәрәңгене, алгач та, караңгы салкынча сарайда тотабыз. Бер ай тирәсе тоткач кына, кабат аралап чыгабыз. Базга череген кертмәскә тырышабыз. Моннан утыз еллар элек бәрәңгебез базы белән черегән һәм аны бөтенләе белән чыгарып түккән идек. Быел шулай да яхшыга өметләнәбез.
Раян Әхмәтбаев, Күтәмәле авылы:
- Бәрәңгене алдык, ике төрле сары, ике төрле кызыл сортны утырткан идек. Уңыш әйбәт, сарысыныкы тагы да яхшырак булды. Череге дә бик сирәк чыкты. Аңа каршы аерым агу сипмәдек. Бездә яңгыр башта гел булмады, шулай ук бәрәңге чәчәк атканда да. Аннан соң ява башлады. Тик бу яшелчә өчен артык дымның файдасы юк, ул яңгырлы елны яратмый. Чәчәк атканда, аннан соң үскәндә берничә тапкыр булса, шул җитә. Бәрәңгене башта бераз сарайда тотабыз, аннан соң, аралап, базга салабыз.
Николай, Ләке авылы:
- Әбием: “Язгы Микулай, көзге Микулай”, дип сөйли иде. Ул бәрәңгене 22 майдан соң утырта, 22 сентябрьдән соң ала иде. Быел минем дә бәрәңге чери. Төбе-төбе белән черегәннәре бар. Өч төрле сары, бер төрле кызыл сорт утырткан идем. Бәрәңгене ел саен соң алам – сентябрь ахырында яки октябрьдә. Аллаһ бабай көнен бирә аның. Октябрьдә дә матур көннәр була. Шушы вакытка бәрәңге ныгый да, чери торганы череп тә бетә. Бәрәңгенең бакчада калганы юк әле. Аны әле бер тапкыр катыргач алсаң, тагы да яхшы.
Республика матбугаты битләрендә дә бәрәңге темасы – иң популярлардан. Белгеч киңәшләре дә басыла. Берәү 10-20 бәрәңгене полиэтилен пакетка салып, ике атна тотарга киңәш итә. Әйбәт торса, черемәсә, кышлыкка калдырырга була, ди ул. Бәрәңгеләрегез черемәсен, табыннарыгыз кыш буе тулып торсын, хөрмәтле райондашлар!
Белгеч сүзе
Илнур Салихов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы:
- Бәрәңгене вакытында алырга кирәк. Бәрәңгенең үсү чоры 90-120 көн инде аның. Соңгысы соң өлгерә торган сортлар өчен. Аны көннәр суыткачрак алу яхшы. Ләкин сабагы көеп бетсә дә, озак яткырудан мәгънә юк. Башка елларда бәрәңгене алу белән базга сала идек. Быелгы ел өчен бу дөрес түгел. Чөнки бәрәңге фитофтороз белән чирләде. Шуңа күрә аны бераз салкынча караңгы урында тоту яхшы. Бәрәңгене үзебез дә яңа гына алдык. Бер өлешен череккә каршы эшкәртеп утырткан идек. Шулай да аз гына булса да череге чыкты. Мин моны көнбагыштан күрәм. Көнбагыш күләгәсендә бәрәңге җире дымлырак булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев