САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәмдә алдынгыларга югары бүләкләр тапшырылды

Хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен, “Сарман” агрофирмасы баш зоотехнигы Рамил Шакировка “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы” исеме бирелде.

“Петровка завод” җәмгыяте директоры Константин Брусованский – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына, район Башкарма комитетының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Айдар Нариманов – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең Мактау грамотасына, хезмәт ветераны Лифкать Фазуллин Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең Мактау билгесенә ия булды. Аларга бүләкләрне Җәүдәт Салихов тапшырды, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев